Шагыйрьне искә алдылар
Балалар язучысы, шагыйрь Хәкимҗан Шәяхмәт улы Халиков 1933 елның 16 гыйнварында Татарстанның хәзерге Әтнә районы Мамыш авылында крестьян гаиләсендә туган.
1948 елда, Чембулат авылының җидееллык мәктәбен тәмамлагач, Арча педагогия училищесына укырга керә. Училише- ны тәмамлагач, хәзерге Әтнә районының Иске Әҗем җидееллык мәктәбендә укытучы булып эшли башлый. 1954—1960 елларда Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә читтән торып укый. 1963 елдан бирле Казанда яши. Башта ул тугыз ел буе «Ялкын» журналы редакциясендә мәктәпләр бүлеге мөдире, аннары 1972 елдан «Яшь ленинчы* (хәзерге «Сабантуй») газетасында әдәби хезмәткәр һәм әдәбият – сәнгать бүлеге мөдире, 1979—1981 елларда Татарстан Язучылар берлегенең матур әдәбиятны пропагандалау бюросы җитәкчесе, 1981—1983 елларда яшьләрнең «Идел» исемле әдәбн альманахы редакторы, аннан соң пенсия яшенә җиткәнче (1993) «Совет мәктәбе» (хәзерге «Мәгариф») журналынын бүлек мөхәррире вазифаларын башкара.
Х.Халиковның беренче әдәби иҗат тәҗрибәләре илленче елларга карый: олылар өчен язган шигырьләре еш кына Арча. Әтнә район газеталарында басыла, соңрак, алтмышынчы еллат башында, яшь шагыйрьнең исеме республика үзәк матбугатында да күренә башлый, шигырьләре «Җырчы чишмә» (1963к «Яшьлек таңы» (1964), «Кайнар хисләр» (1966) кебек күмәк җыентыкларга кертелә. Ниһаять, 1969 елда аның мәктәпкәчә яшьтәге балаларга атап язылган «Йолдызлар ничәү?» исемле беренче шигырьләр китабы дөнья күрә. Аннан соң бер-бет артлы басылып чыккан «Шук бабай» (1970), «Тынычлык: гөле» (1971), «Энәбикә» (1973), «Озын колаклы батыр» (1974 k.
«Октябрятлар шәһәре» (1975), «Эшләпәле дуслар» (1976) кебек китаплары белән X. Халиков татар балалар әдәбиятында иң актив эшләүче әдипләрнең берсе булып таныла.
Мәктәптә, балалар матбугатында озак еллар эшләгән тәҗрибәле педагог һәм журналист буларак, X. Халиков балалар психологиясен яхшы белә, аларның уй-хисләрен сизгер йөрәге белән нечкә тоеп, шул арны җанлы тасвир һәм характерлы бала образлары аша шагыйранә үтемле-тәэсирле итеп үзенең яшь укучылары күңеленә җиткерә.
X. Халиковның шигъри иҗаты, тематик эчтәлеге ягыннан нәниләр дөньясын төрле яклап гәүдәләндерүе белән генә түгел, жанр төрлелеге белән дә үзенчәлекле. Балалар психологиясенә аваздаш теге яки бу тормыш детале нигезенә корылып язылган сюжетлы, әкияти, лирик-шаян, юмор характерындагы шигырьләрдән тыш, шагыйрь иҗатында балаларның фантазияләрен баета, эстетик танып белү офыкларын киңәйтә, мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтә торган сәхнә уеннары, төрле шигъри башваткычлар, табышмаклар, сөйләм телен үстерүгә ярдәм итә торган телшомарткычлар үзенә аерым бер урын алып тора.
X. Халиков — 1973 елдан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1984), Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге әдәби бүләге лауреаты (1998) иде.
Хәкимҗан Халиков 2002 елның 12 февралендә Казанда вафат булды.
Якташыбыз, балалар язучысы, Иске Өҗем мәктәбендә үзенең якты эзләрен калдырган хөрмәтле шәхеснең туган көне булып узды. Исән булса аңа 90 яшь булыр иде. Ләкин аның исеме, китаплары мәңгелек. Иске Өҗем мәктәбендә китап укучылар белән аның тормыш юлын искә төшерделәр, китапларына обзорлар ясадылар. Кызыклы табышмакларга җаваплар эзләделәр. Кичә бик файдалы һәм кызыклы булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев