Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сагыну

Рәүфҗан Закиров, Олы Мәңгәр авылы

Җитмешне узып, сигезенче дистәсен ваклый башласа да, әле яши генә башлаган кебек. Әллә ни арада узып киткән бу гомер.
Бүлнис ятагында ничәнче көнен аунаганын Айдар инде хәтерләми. Монда эләккәндә хәле бик мөшкел иде шул. Беләккә, арт санга, хисапсыз күп энә кадап, дару җибәрүләренең; яртышар көн, кан тамырларына тамчылап сыеклык агызуларының файдасы булдымы; азмы- күпме тыны ачылып китте. Күзе, янәшә ятакта ятучы бүтән кешеләрне күрә башлады. Әллә ни ашыйсы килмәсә дә, кулы, тартма тулы, балалары алып килгән ризыкларга үрелә. Ашагач хәл кергән кебек. Ютәлләве дә кимеде шикелле. Өзелеп-өзелеп тәмәке тартасы килә. Башында бүтән уй юк, бары шул гына. Ай бу тәмәкене, тәки алып китә бит теге дөньяга. Кайчан капты икән, беренче мәртәбә шул сасыкны авызга? Алты-җиде яшьләрендә булгандыр. Мәктәптә укымый иде әле. Әнисе, актык тиеннәрен җыеп, мич башына, бер кап “Звезда” дигән папирос алып кайтып куйган. Берәр иргә эш кушасы булгандыр инде. Андый эшне эшләгән кешеләргә, мич башында бал да ачып утыра.
Менә шул папирус кабының бер читен пычак очы белән ачып, ике папирус алды да, тавыкларга пешкән вак бәрәңгедән җим ясап, ябыштырып куйды. Папирусларны, башындагы кепкасының козерек өлешенә, эчке яктан урнаштырды. Берничә шырпы белән шырпы кабы да шунда йөри. Янәшәдәге инешкә төшеп, вак таллар  арасына кереп, папирусның берсен кабызды. Берничә мәртәбә суыргач, ютәлли башлады. Йөткерсә йөткерде, ул папирусны ахырына кадәр тартып бетерде. Җиңелчә баш әйләнү, косасы килү, моңарчы татып карамаган тойгылар. Беренче һәм соңгы тәмәке булса ни буласы? Юк бит, икене алган. Икенче папирусын, шырпы кабын, өй алдының, кәрниз почмагына яшереп куйды. Берничә көннән, тагын теге урынга барып, шул папирусны кабызды. Шырпысы дым тарткан. Кабынмыйча азаплады. Кабын, шырпысын чәченә ышкып алгач, кабынып китте тагын. Бу папирусны ул, күрше урамда яшәгән, Айдардан берничә яшькә олырак булган, Раис кебек итеп тартты. Төтенен, эчкә алып, борыныннан чыгарды. Шул икенче папирус аны тәмәкече итте дә инде.
Янәшә ятактагы, яшь кенә ир-егет кайдадыр тәмәке тартып кереп, урынына ятты. Тарткан урынында, бераз гына торып кергән булса, ни буласы? Юк бит. Бүлмәгә, үтә дә сасы булып, тәмәке исе таралды. Айдар нык кына ютәлли башлады. Йөткерә-йөткерә аңын югалта язды. Тәмәке тартасы килү беразга онытылды. Бетенләйгә онытылса ни булган?
Сүтелә башлаган хәтер йомгагы кабат тәгәрәде. Сугыш беткән елны Айдар мәктәпкә укырга керде. Берәм-берәм, авылга сугышта булган ирләр кайта башлады. Аның әтисе кайтмады. Сугыш башланган елны ук аның үлгән хәбәре килгән булган. Айдар әтисен хәтерләми дә диярлек. Бары бер мизгел хәтердә калган: колхоз кәнсәләрендә, өстәл артында, әтисе нидер яза; ара-тирә, бармагы белән счет тимәләрен тарта; Айдар зур сандык өстендә аны карап утыра. Әтисенең колхозда хисапчы булганын ахырдан белде.
Әтиле малайлардан нык көнләште. Аларның кигән киемнәре дә бөтенерәк, тамак­лары туграк.
 Айдар, тамагы ачса, югары очка, әбиләренә юл тота. Аларда: пешкән бәрәңге, әллә ниләр кушып пешергән көлчә бервакытта да бетми. Бертуган сеңлесе – Нурсия, мәктәптә укып бетергәнче, шуларда яшәде.
Сугыштан исән-сау әйләнеп кайткан ирләр, утыз морҗалы авылда алар бер дистәләп булгандыр, каравыл өенә җыйналып гәп куерталар. Барысы да тәмәке тарта. Кайсы төреп тарта, кайсы папирус пыскыта. Алар янында, Айдар кебек, әле колхозда эшләмәгән ун-унбишләп малай. Ул кеп-кечкенә каравыл өенә ничек сыйганнардер? Нигә дип ул малайларны куа­лап чыгармадылар икән? Тәмәке төтене зыянлы дип уйламаганнардыр күрәсең. Яше узып, сугышка бармаган бабайларның тәмәке тартканын Айдар хәтерләми. Авылда алар дистәгә дә тулмагандыр. Каравыл өенә йөрмәделәр. Күбрәк өй тирәсендә, алъяпкыч бәйләп, кулга себерке тотып, капка төбедә утырырлар иде. Араларында бер тәмәкече булган икән – Гариф бабай. Ул беренче Герман сугышында «плен»да булган. Тәмәке тартырга шунда өйрәнгән. Кечкенә фил кадәрле – зур атлар белән җир сөргәннәр, чәчкәннәр, урганнар. Кышын көлтә сукканнар, басуларына черемә түккәннәр. Утар хуҗасы – нимес марҗасын Гариф бабай бик мактый иде: “Якшәмбе көн эшләтмәде, туйганчы ашатты. Атна буена җитәрлек тәмәке өләшә иде”.
Дөрес булса, якшәмбе кич, душта юынып, күлмәк-ыштан алыштырганнан соң, Гариф абый, шул нимес марҗасы янына, төн кунарга да йөргән.
Ул бүтәннәр кебек тәмәке төреп азапланмады. Озын кепшәле төрепкәсенә тәмәке тутырып, бик тәмләп тартыр иде мәрхүм. Тәмәкесен үзе үстерде. Төрепкәсен дә, тәмәке орлыгын да, шул Германиядән алып кайткан.
Гариф бабайны искә төшергәч, Айдарның тагын тәмәке тартасы килә башлады. Тартмаганына да ничә көн. Ташларга гына иде югыйсә. Юк бит. Башта бүтән уй юк, бары шул гына. Урыныннан торып утырып, киенгәч, бәдрәфкә юл тотты. Андагы көзгегә караган иде, үзен танымады. Ап-ак сакал баскан. Маңгай, бит җыерчыклары тагын да тирәнәйгәннәр. Күзләр эчкә баткан, ә әйләнәсе – кап-кара. Иреннәр аркылыга яргаланганнар, зәңгәрсу төскә кергәннәр. Аклы-каралы чәче – җиткән, тузгыган, төрле якка тырпаеп тора. Бер сүз белән җыйнап әйткәндә – куркып качарлык.
Беренче эш итеп, тәмәке пыс­кытып алырга кирәк. Шунсыз бернәрсәгә дә кул бармый: ни кырынырга, ни юынырга. Франциядә яшәүче олы кызы бүләк иткән Швецария сәгатенә күз төшерде. Көндезге өч тулып килә. Бу вакытта сырхауханәдә кем дә йөрми. Көндезге йокы сәгате. Уң кул бармаклары белән бер сигаретны алып, бераз йомшартып, кабызмакчы иде, кулыннан шырпы кабы төшеп китте. Бармаклары - үзеннеке түгел, таккан бармаклар, санламыйлар. Әллә тарт­маскамы икән? Юк. Берничә генә суыра да, ыргыта. Шырпы яндырып сигарет кабызды. Берничә  мәртәбә суырганнан соң, туалет стенасы әйләнә башлады. Башта, салмак кына, аннан кызу. Көч-хәл белән унитазга барып утыра алды. Күпме утыргандыр? Кулдагы сигареты янып бетә язган. Стеналар әйләнүдән туктаган. Ләкин, тартасы килү басылмаган, хәтта, тагын да көчлерәк. Айдар, утырган көйгә, икенче сигаретын кабызды. Яртысын тартканнан соң, шул кадәр рәхәт булып китте: бөтен күкрәге белән сулый, уй-фикерләре аек, бармаклары үзенеке, ничек теләсә, шулай йөретә. Озакка барырмы икән бу халәт?
Айдар, аякларын көчкә сөйрәп, урынына барып ятты. Инде дистә елдан артык аяклары туңа. Соңгы елларда атлап йөрүе дә кыенлашты. Күп очракта кулына таяк ала. Табиб­лар, аяк туңуны, тәмәке тартканнан диләр. Кан тамырлары кысылган имеш. Кан тиешенчә килеп җитми. Кан килмәгәч, аяк юньләп йөрми, туңа. Тәгаен дөрес әйтә торгандыр. Инде ташларга соң, үләр вакыт җитеп килә.
Үлгәнче, соңгы мәртәбә булса да, Татарстанга кайтып килеп буламы? Аны өзелеп көтеп торган туган-тумачалары да берәм-берәм, бакыйлыкка күчеп беттеләр. Әнисе үлгәнгә дә инде унбиш еллар чамасы. Ул үлгәннән соң, ике генә мәртәбә кайтып килде бугай. Яшьрәк вакытта, ел саен диярлек кайтып йөргәч, ул кадәр сагынмый да иде. Алдагы елга җитәрлек көч алып килә. Ел узып, ялы якынлашкач, тагын сагына башлый. Йокысы кача. Төшләрендә күреп саташа. Шул авылның нәрсәсен сагына торгандыр? Ни урманы, ни суы. Кайтып бер атна торгач, хатынын, балаларын юксына башлый.
Хатыны – өченче буын Мәскәү кызы, авылны яратмады.
Кайткан вакытларында уч төбендә генэ йөрттеләр, өрмәгән урынга да утыртмады­лар. Нәрсәләр     генә пе­­­шереп, ни­­ләр белән генә сый­ла­ма­ды­лар. Барыбер үз итә алмады ул авылны. Машина алып, машина белән кайткалап йөри башлагач, Айдарга иптәш булып, утырып кайта иде. Кайтып, берничә көн торгач: “Кайчан китәбез инде? Балалар ни хәлдә икән? Мәскәүне сагындым. Эшкә барасы бар!” – дип, бимазалый башлый. Хатыны белән яллары да гел бергә туры килеп тормый. Сорап кына алган, санаулы көн, тиз узып китә.
Айдар мәңгелек йортка китеп барса, ни эшләр икән хатыны? Аның да аяклары юньләп йөрми, бертуктаусыз сызлый. Күбрәк урын өстендә. Ашарларына да күбрәк Айдар пешерә, я пешергәнне җылыта. Балалар инде таралып беттеләр. Олысы, Франциянең башкаласы – Париж шәһәрендә яши. Шәһәрдән алтмыш чакрым ераклыкта утарлары бар икән. Француз кияүнең сигез аты бар диме? Барып күргәне юк. Берничә ел элек, кызы кунакка чакырган иде. “Чамабыз булса, мин Франциягә түгел, Татарстан­га кайтыр идем әле”, – дип әйткәч, бутән ул турыда сүз кузгалтмады. Үзе, елына берничә, Мәскәүгә кайткалап килә. Аның Мәскәүдә дә фатиры бар. Бер татар карчыгы күз-колак булып тора. Кайткан – киткәндә шунда туктала. Айдарларга, хәл белергә, килгәләп кенә китә.
Уртанчы кызларының да үз тормышы: фатиры, Мәскәүдән кы­рык чакрым ераклыктагы Истрада бакча-йорты. Йорт кыш көне дә яши торган,  ике катлы. Айдарлар, елына бер мәртәбә булса да, барып кил­гәлиләр. Хәзер бик машина белән йөрисе килми, дөресрәге, еракка йөри алмый. Үзләренең бакчаларына да көчкә барып җитә. Ерак та тугел югыйсә, Ногинскидан ун чакрым тирәсе. Илле-алтмыш чакрым булса да Татарстанга якынрак булыр дип алды. Апрель ахырында барсалар, октябрь башында кайталар. Алдагы елда барып булырмы-юкмы, бер Ходай белә.
Уртанчы кызы МГУны бетерде. Хәзер ниндидер бер институтта укыта. Аның фатирыннан кеше өзелми. Чит ил студентлары, мәктәп укучылары өстәмә дәрес алырга киләләр. Шуңа да акчага аптырамый. Олы кызына караганда да иркенрәк яши. Күптән түгел генә Айдарга чит ил машинасы бүләк иттеләр. Ул машинасы белән Татарстанга кайта алмастыр инде. Алдан алган “Нива”, “Лада” машиналары белән дә кайта алмады. Юл ерак. Аяклары тотмый башлый. Юлда ни булмас, Алла сакласын. Гомере буе машинада эшләсә дә, хәзер шикләндерә.
Илле яшьләрендә булгандыр, эшеннән, “Беларусь” тракторыннан аз гына өстенрәк булган – “Газ-66” машинасы белән, Ленинградка, мет­ро төзелешендә җир казучы җайланмага, сипләү өчен кирәк булган, җиһазлар алырга җибәрделәр. Юлдашы – Сергач мишәре Аяз әзи, барганда авыруга сабышып бетте. Әллә ничә мәртәбә туктап ял иттеләр. Җиһазларны алып, төягәч: “Йөрәгем чәнечә. Поезд белән кайтам. Я юлда үлеп китәрмен”, – дип, поездга утырып, кайтып китте. “Такси тотсам, поезд билеты алырга акча җитмәс”, –дип, вокзалга кадәр илттерде. Айдар акча биреп торам дигәч, “Юк-юк! Акча сиңа юлда кирәк булыр”, – дип, алмады. Үтә дә хәйләкәр иде мәрхүм. Алт­мышны узса да эшләп йөрде. Мәскәүдә ике фатиры булса да, авылларында кирпечтән, ике катлы йорт салды.
(Дәвамы бар).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев