Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Саклана белсәң ут – дус, игътибарсыз булсаң – дошман

2021 елның 1 гыйнварыннан 29 октябренә кадәр Әтнә муниципаль районында янгыннар турында 21 хәбәр теркәлгән.

Янгын чыгуның төп сәбәпләре: электр җиһазларын монтажлаганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 6, җылылык миченең төтен чыга торган юлының төзек булмавы, мичне дөрес кулланмау аркасында – 6, ут белән саксыз эш итү – 8, ут белән шаяру – 1 очрак теркәлгән.

Агымдагы ел статистикасыннан күренгәнчә, янгыннарның иң күп сәбәбе-электр җиһазларын дөрес урнаштырмау һәм эксплуатацияләү (6 очрак), ут белән саксыз эш итү (8 очрак), җылыту мичләрен урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу (6 очрак). Димәк, сезнең хуҗалыкта яки фатирыгызда янгынга юл куй - мас өчен, электр үткәргечләренең, электр җиһазларының, җылыту системаларының торышына җитди карарга, шулай ук янгын курк ын ы ч с ы з л ы г ы н ы ң элементар чараларын үтәргә кирәк. Автоном янгын хәбәрчесе (АПИ) сезне һәм сезнең ми - лекне коткаруда мөһим фактор булырга мөмкин. Автоном янгын хәбәрчеләре үзләренең нәтиҗәлелеген күрсәтте инде. Мәсәлән, 2016-2021 елларда торак йортларда (фатирларда) булган янгыннарның 75 очрагында янгын хәбәрчеләре ярдәмендә йортларда яшәүчеләргә янгын чыгу турында үз вакытында хәбәр иттеләр, бу 150 кешенең, шул исәптән 61 баланың гомерен саклап калды. 2021 ел башыннан 18 очрак теркәлгән, 34 кеше коткарылган, шул исәптән 12 бала.

Янгын чыккан очракта һәр граждан түбәндәгеләрне эшләргә тиеш:

1. Бинадагы кешеләргә һәм янгын сагына янгын турында 01, 8(843) 69-2- 20-01, 101, 112 телефоннары аша хәбәр итәргә.

2. Кешеләрне һәм хайваннарны янган бинадан эвакуацияләү буенча чаралар күрергә.

3. Үз-үзен куркыныч астына куймыйча, янгынны сүндерү буенча көченнән килгәнчә чаралар күрергә.

4. Янгын сүндерү бүлекчәләрен каршыларга, аларга янгын чыгу юлларын күрсәтергә, кешеләргә тормышына һәм сәламәтлегенә янгын куркынычын ачыкларга кирәк.

Илгизәр Исмәгыйлев, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге булеге инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев