Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Савыт-саба юа торган губканың төсләре нәрсә аңлата?

Моны белгән кешенең чистарту эшләре күпкә җиңелрәк булачак.

Савыт-саба юа торган губка төрле төсле була. Күпләр аның нәрсә аңлатканын белеп тә бетермидер. Ә төс - төп классификатор. Дөрес губка сайлап алсаң, чистарту да җиңелрәк була. 

Яшел төс - каты җепселле губка. Ул кипкән пычракларны, көйгән ризыкны чистарту өчен тәкъдим ителә. Яшел губка тефлон өслекле табаны бозарга да мөмкин.

Кызыл төсле губка уртача катылыкта дип санала. Аның белән эчкә үтеп кергән пычракларны бетереп була, йомшак өслекләрне бозмый.

Сары төсле губка йомшак вариант була. Аның белән савыт-саба юмау хәерле. Мондый губка белән пыяла өслекләрне чистарталар.

Чыганак : https://intertat.tatar/news/questions_answers/21-10-2020/savyt-saba-yua-torgan-gubkany-t-sl-re-n-rs-a-lata-5779408

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев