Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сайрар кошларны каршылап

1 апрель - Халыкара кошлар көне - интернациональ экология бәйрәме.

Бу көн гүзәл табигатебезгә һәм канатлы дусларыбызга хөрмәт тәрбияләү көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәмнең вакыты очраклы гына билгеләнмәгән: нәкъ шушы чорда җылы яклардан канатлы дусларыбыз кайта башлый. Дусларыбыз дип атаганбыз икән, димәк, аларны шатланып, якты йөз һәм бүләкләр белән каршы алырга кирәк. Ә туган ягына әйләнеп кайткан кошларга иң яхшы бүләк – үз ояң-нигезең булу.

Безнең Комыргуҗа урта мәктәбендә канатлы дусларыбызга хөрмәт белән карыйлар. Бу уңайдан “Иң матур сыерчык оясы” бәйгесе оештырылды.  Җылы яклардан кайтучы сыерчыкларны берсеннән-берсе матур, уңайлы оялар белән каршы алырга уйладык, әлеге изге эшне бик теләп башкардык. Укучылар барлыгы 39 сыерчык оясы ясап алып килделәр. Аларның ниндиләре генә юк?! 5 нче апрельдә әлеге конкурска нәтиҗә ясалды. Әлеге вазыйфаны Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты “Ашыт” дәүләт табигать сакланышы белгечләре Әхмәтҗанов Рәшит Зиннур улы, Абдрахманова Гөлнара Ильяс кызы, район мәгариф бүлеге методисты Бадикова Гөлназ Шамил кызы, авылыбызның шәхси эшмәкәре Нигъмәтуллин Алфир Рәфкать улы башкарды. 1 нче, 2 нче, 3 нче урыннар билгеләнде, әлеге чарада катнашкан һәр балага грамоталар һәм  бүләкләр тапшырылды.

Бәйрәмнең икенче өлешендә “Исәнмесез, кошкайлар!” дигән уен-викторина үткәрелде. 7-8 сыйныф укучылары “Кырмыскалар” һәм “Тургайлар” командаларына бүленеп көч сынаштылар. Әлеге чараның төп максаты - кошларның табигатьтәге һәм кеше тормышындагы күпкырлы әһәмияте, төрләре, аларны саклау турында мәгълумат җиткерү. Кичә ахырында җиңүче команда билгеләнде һәм катнашучыларның барысына да бүләкләр таратылды. Бу күңелле һәм файдалы чараны укытучыларыбыз Миннебаев Рафил абый, Хөснетдинова Гөлнур апа оештырдылар, бүләкләр белән безне авылдашыбыз Нигъмәтуллин Алфир абый сөендерде.

Яхшылык эшләргә беркайчан да соң түгел. Табигать белән дустанә яшәгәндә генә матур киләчәккә өметләнеп була. Табигать белән бергә булыйк!

Комыргуҗа урта мәктәбенең VII сыйныф укучысы Хәйбуллина Алинә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев