Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сеңлем истәлегенә

Вакытсыз безнең арабыздан киткән сеңлем Рәмзиянең якты истәлегенә

Гомеремнең салкын көзләрендә

Югалттык без сине сеңлемне

Тирән кайгы белән, әче хәсрәт

Урап алды зәңгәр күгемне.

Кешегә бит ирек бирелмәгән

Хокукы юк аның сайларга 

Мәрхәмәтсез үлем, япь-яшь килеш

Алып китте әллә кайларга.

Үлемеңне ишеткәч, сине эзләп чаптым

Сарыласы килеп куенында

Җан җылымны өреп, терелтмәкче булдым

Сүнеп барган йөрәк җылыңа

Яшим диеп дөнья көткән чакта

Сине бездән алып киттеләр

Сагышларга салып күңелләрене

Йөрәкләрне бозлар иттеләр.

Сине сагынып кайчак елаганда

Үз - үземә әйтәм "тынычлан",

Ходай безне авыр сынау биреп

Уздыра шул үткен кылычтан.

Ясминә Шакирова,Күшәр-Ташчишмә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев