Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Сөембикә» журналында уникаль проект

 «Ничек бар, шулай» рубрикасына чакырылган, бүгенге көндә популяр булган җырчылар, чынлап та, ничек бар – шундый.  

Алар журнал  битләрендәге рубрика өчен фотосессиядә катнаша, интервью бирә. Йолдызлар да гап-гади кешеләр. Аларның көнкүреше, борчу-хыяллары турында сөйләшү фотосессиядән фотолар белән бизәп бирелә.  «Сөембикә»нең ютуб каналында әңгәмәнең  дәвамы – «Бер сүз  белән» видеоролигы. Иҗат кешеләре белән блиц-сораштыру журналдагы вариантны  тулыландыра. 
Бер ел буе гамәлгә ашырылган проектта  җырчылар Эльмира Кәлимуллина, Илнар Миранов, Ришат Төхвәтуллин, Филүс Каһиров, Артур Исламов, Зәринә Вилданова, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актрисасы Ләйсән Фәйзуллина катнашты. 
Февраль санында –  популяр җырчы Илсөя Бәдретдинова. Илсөя кем белән танышырга тели,  иң зур уңышы дип нәрсәне саный, күптән түгел нәрсә өйрәнгән, ир-атлардагы иң кыска хис... Боларга җавап – «Бер сүз белән» (ссылка https://www.youtube.com/watch?v=isZEMszfqvo) видеосында. Журналдагы әңгәмә җырчының сак егетләре алырга мәҗбүр булуы, нинди иҗат белән шөгыльләнәсе килүе  турында.
Видеоны журнал битләре  аша да карый аласыз. Моның өчен бары тик смартфон кирәк. Әңгәмә ахырында куелган QR-кодка телефонның фотокамерасын кушып, якын китерегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев