Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Сердәшләр” – сәхнә күрке

Күшәр авылы мәдәният йорты каршында эшләп килгән өлкәннәрнең “Сердәшләр” ансамбле оешканга бер еллап кына вакыт узган әле.

Әмма шуңа да карамастан, әлеге ансамбль авылдашларының күңелен күптән яулап алды инде. Җырлыйлар да, бииләр дә – бигрәк уңганнар шул үзләре дә. Чыгышларын карагач, “Бу кадәр талант кая яшеренеп ятты икән”, – дип уйлап куясың. Ансамбльгә йөрүчеләр мәдәният өлкәсеннән ерак торалар,  алар гомер буе күмәк хуҗалыкта сыер савучы, бозау караучы булып эшләгән, бригадада хезмәт куйган, мәктәп ашханәсендә пешекче булган. Шуның белән беррәттән бу апалар  тормышны җигелеп тарткан, балалар үстергән, ир көен көйләгән, гаиләне алып баручылар да. Сания Хашимова, Саймә Закирова, Надия Хәкимова, Резеда Шакирова, Роза Хидиятова, Кәдрия Закирова, Илсөя Әхмадуллина, Рафисә Юсупова, Ясминә Шакирова, Халисә Мөхәмәтҗанова, Раушания Вәлиуллина – гомер буе тырыш хезмәт белән яшәп, бүгенге көндә гаиләләрендә зур хөрмәткә лаек дәү әни, әбиләр. Сүз уңаеннан, ансамбльнең әйдәп баручы җырчысы, биюче Ясминә апа Шакирова әле бүген дә хезмәттә, хуҗалык ашханәсендә пешекче булып эшли. Хәер, Ясминә апа кебек булган кеше өчен мал мени ул?! Без аны  күптән шигырьләр дә язучы буларак беләбез, газета укучыларыбыз аның иҗаты белән яхшы таныш. Төпле фикерле, тирән мәгънәгә ия бу шигырьләрне үзебез дә көтеп алабыз.
Ансамбльдә һәркемнең үз урыны бар. Аны оештыручы – Күшәр мәдәният йорты директоры Лилия Галиева әйтүенчә, кызларның һәркайсы биюгә дә, җырга да бик оста. Концертларның музыкаль бизәлеше өчен күренекле баянчы Фарис Биккинин  җавап бирә. Һәрвакыт ярдәмгә әзер булган әлеге район мәдәният йорты хезмәткәренә ансамбльгә йөрүчеләр бик рәхмәтле.
“Сердәшләр” – “Балкыш” рес­публика ветераннар иҗады фестиваленең район этабында җиңү яулап, Арчада, зона этабында чыгыш ясап кайтучылар. Коллектив өчен бик зур уңыш бу, минемчә. Димәк, коллективның потенциалы бик зур. Киләчәктә “Сердәшләр”гә тагын да биегрәк үрләр яулавын телисе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев