Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сезнең коррупциягә мөнәсәбәтегез һәм аның белән ничек көрәшергә?

Лилия Фәтхуллина, Әтнә муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе:

Коррупция – теләсә-нинди җәмгыятьтә иң куркыныч авыруларның берсе. Демократик шартларда аның белән һәр гражданин көрәшкәндә генә уңышка ирешү мөмкин. Шуны күз алдында тотып, кайбер райондашлардан шул хакта сораштык.
– Әлбәттә, коррупциягә тискәре мөнәсәбәттә мин. Коррупциягә каршы көрәшне һәр кешегә үзеннән башларга - бирмәскә, алмаска, яшермәскә кирәк. Бу күренешне хәзерге вакытта теләсә-кайсы өлкәдә диярлек очратырга мөмкин. Бу хакта еш кына газеталарда язалар, телевизион яңалыкларда сөйлиләр. Шул ук вакытта коррупция һәрчак ришвәт тә түгел ул. Сүз мәнфәгатьләр каршылыгы, административ киртәләр турында да барырга мөмкин. Түрәләр арасында да, сәяси аренада да, җитәкче структураларда да коррупционерлар булырга мөмкин. Һәр кеше үзендә әхлакый сыйфатлар тәрбияли башласа, мондый мисаллар калмас, мөгаен, боларның барысын да юкка чыгарырга мөмкин булыр иде.
Ленар Минһаҗев,  
Россия Эчке эшләр министрлыгының Әтнә районы буенча бүлеге начальнигы:
– Безнең җәмгыятьтә коррупция, ришвәтчелек күренешләре бар һәм моны юк, дип әйтү дөрес булмас иде. Эчке эшләр бүлеге бу уңайдан зур эшчәнлек алып бара. Әмма гражданнарның бу күренешкә бармак аша каравы, еш кына тиешле мәгълүматка ия булмавы, безнең белән хезмәттәшлек итүгә тискәре карашта булуы зур каршылык булып тора. Ришвәтчелек фактлары буенча курыкмыйча  телефон аша яки язмача Эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Бу аноним рәвештә башкарыла. Бер мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмаячак – шунысын да онытмагыз. Агымдагы елда, мәсәлән, вазыйфаи затның эш урыныннан файдаланып, зур суммада акча үзләштерүе ачыкланды. Җитәкче урынында эшләүче Г. фиктив рәвештә бер затны эшкә ала һәм аның акчасын үзенә үзләштереп бара. Нәтиҗәдә, дәүләткә ярты миллионга якын сумда зыян китерә. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре закон бозу очрагын ачыклап, Г.-ның эше судка тапшырылды. Суд карары нигезендә, ул сынау вакыты белән өч елга шартлы рәвештә хөкем ителде. Шул ук вакытта Г. өч ел дәвамында вазыйфаи урыннарны били алмаячак. Үзләштерелгән акчалар дәүләткә кайтарылды. Ришвәтчелек – җимерүгә китерүче күренеш. Аңа каршы без бердәм булып көрәшсәк, хезмәттәшлек итсәк кенә уңай нәтиҗәләргә ирешә алырбыз.
Айнур Ямалиев,
 ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе:
– Коррупциягә тискәре мөнәсәбәт тусын өчен халыкның ышанычы булу мөһим, бигрәк тә безнең эштә. Бу хакта көн саен җитәкчелек Инструкция бирә. Коррупциягә каршы законлы ысуллар белән көрәшергә кирәк, әмма ул халыкның тормыш-көнкүрешенә дә бәйле күренеш.
Азат Сафиуллин,
Олы Мәңгәр мәктәбенең 9 сыйныф укучысы:
– Безгә мәктәптә коррупциянең конкрет мисалларда нәрсә икәнен аңлаталар. Яңалыклар да карыйм һәм аңлыйм, бу начар һәм моның өчен җәза бирәләр. Миңа бу күренеш белән турыдан-туры очрашырга туры килмәде, әмма туры килмәячәк тә кебек тоела. Мин – коррупциягә каршы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев