Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сезнең исемгә кредит алалар

Әлеге алдау алымы мошен­никлар тарафыннан киң таралган ысулдыр мөгаен.

Ни кызганыч, бүгенге көндә дә аларның шушындый тозакларына эләгүчеләр гел булып тора. Элегрәк, өлкәннәребез юлыга иде бу тозакка. Инде хәзер яшьләрне дә бик җиңел генә төп башына утырта башлады мошенниклар.

– Районыбыз авылларының берсендә яшәүче яшь кешегә, банк  куркынычсызлыгы хезмәткәре булып үзен таныштырган кеше, сезнең исемгә кредит алырга телиләр, сез үзегез түгел идеме, дип кызыксына. Шунысын да әйтергә кирәк, банк куркынычсызлыгы хезмәткәре телефонны икенче кешегә бирә. Тегесе адәм баласының беркатлылыгыннан бик оста файдалана. Телефонына плей маркет аша яңа приложение дә урнаштырттыра. Әлеге ысулны ул, акчаларны кире кайттарттыруөчен кирәклеген аңлата. Әлеге приложениене урнаштыргач мошенниклар аның банк картасына кереп, төрле операцияләр башкара башлыйлар, – дип аңлатып үтте район эчке эшләр бүлегенең өлкән дознавателе Айсылу Нигъмәтҗанова.

Мошенниклар эшне ахырына кадәр җиткерер өчен капкынга эләгүчене гел контрольдә тоталар дисәк тә ялгыш булмастыр. Чөнки алар аңа акча күчерү өчен телефон номерын да яздырталар. Акчаны телефон номеры белән күчерә алмагач, карта номерын әйтәләр. Ә тегесе 50 меңнән артык акчасын әйткән картага күчереп тә куя. Мошенниклар тозагына эләгүчеләрдән күп очракта, гипнозланган кебек булдым, дигән сүзләрне дә ишеткәләгән бар. Бәлки шулайдыр да. Иң яхшысы шикле номерларны алмаска, таныш булмаган кешеләр белән сөйләшмәскә кирәктер.

Ни кызганыч, мошенниклар корбаннары артканнан арта бара. Алар алдау ысулларының ниндиләрен генә уйлап чыгармыйлар.

 Мошенниклыкның иң киң таралган төре – акчаны “коткару”­ максатыннан банк яки хокук сак хокук сак­лау­ органнары исе­меннән шалтырату.

Мошенниклар үзләрен Федераль куркынычсызлык хезмәте буларак да таныштыралар. Әлеге очракта да, райондашыбыз үзеналдалаганнарын аңлап алгач, аңа шалтыраткан телефон номерларын алмый башлый.

Шунысын да әйтергә кирәк, мошенниклар аңа ватсап аша да элемтәгә чыгалар. Соңрак полиция хезмәткәре булып та шалтыраталар. Аның счетыннан бернинди дә акча алмауларын расларга теләп, скриншотлар да җибәрәләр әле хәтта. Максатлары тагын да күпрәк акча салдыру булгандыр. Тик алар әлеге райондашыбызга матди зыян китерергә өлгерәләр.

Соңгы вакытта чыннан да, телефоннан таныш булмаган номерлардан шалтырату очраклары күбәеп китте. Шуңа күрә, тагын бер кат уяу булыгыз. Мошенниклар тозагына эләкмәскә тырышыгыз. Аларның матур итеп сөйләүләренә ышанмагыз. Иң элек ниндидер операцияләр башкарганчы, банкларга шалтыратып эшне ачыклап бетерегез. Шулай ук интернет аша товар алырга уйласагыз да, әлеге сайтларны тикшерегез. Алар турында язылган бәяләмәләрне укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев