Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әсгать Сәфәровның әнисе вафат булу сәбәпле, Рөстәм Миңнеханов кайгы уртаклашты

Рөстәм Миңнеханов мәрхүмә Нәкыя Сәфәрованың талантлы педагог, тормыш сөючән һәм көчле шәхес, зирәк акыллы хатын-кыз булуын искә алды.

Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровның әнисе Нәкыя Фатыйх кызы Сәфәрова вафат булу сәбәпле, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кайгы уртаклашты.

«Сезнең әниегез җиңүчеләр буынына керә, ул хәрби һәм хезмәт батырлыгы күрсәтеп, дошман белән сугышта туган илне саклап калган һәм сугыштан соң аны хәрабәләрдән торгызган», диелә телеграммада.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәрхүмә Нәкыя Сәфәрованың талантлы педагог, тормыш сөючән һәм көчле шәхес, зирәк акыллы хатын-кыз булуын әйтә.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, ул «озын, матур, вакыйгаларга бай тормышта яшәгән һәм үзеннән соң лаеклы мирас калдырган». Ул балалар һәм оныклар, рәхмәтле укучылар, яхшы истәлек, шулай ук яшәү, ярату һәм хезмәт итү үрнәге булу турында әйтә.

«Сезнең кайгыгыз бик зур булуын аңлыйм. Иң якын һәм кадерле кешегезне югалту кайгысын уртаклашам. Бу хәсрәтле көннәрдә нык булыгыз», — дигән Рөстәм Миңнеханов. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/official/26-03-2021/sgat-s-f-rovny-nise-vafat-bulu-s-b-ple-r-st-m-mi-nehanov-kaygy-urtaklashty-5815465

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев