Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Шәхси эшмәкәргә – хөкүмәт ярдәме

Ковидка бәйле рәвештә яңа программа игълан ителде

Миләүшә Нигъмәтҗанова – шәхси эшмәкәр буларак әле 3 ел чамасы гына эшли.

– Үз эшеңне башкару җиңелрәк, әмма кыенлыклары да җитәрлек, – дип саный ул.

Җәмәгате белән бергә шәхси “КамАЗ” машинасында йөк ташыйлар. Коронавирус чире таралу эшмәкәрләргә дә зур зыян салды. Бу уңайдан хөкүмәтебез аларга ярдәм кулы сузды.

Әйтик, Федераль ярдәм программасы – минималь хезмәт хакы күләмендә грант һәм ФОТ 3.0 программасын кабат эшләтә башлау вакытлы гамәлгә керде.

– Сүз дә юк, хөкүмәт ярдәме бик урынлы булды. Сер түгел, эшмәкәрлекнең мәшәкате дә күп, – ди әңгәмәдәшем.

Бәхәссез, шәхси эшмәкәр өчен ял да, отпуск та юк. Ә чы - гымнары – күп. Күпләр күз алдына китергәнчә, салым өлкәсендә генә дә түгел, Миләүшә Нигъмәтҗанова, мәсәлән, машинага кирәкләрне санап шаккатырды. Бик күпләр, эшләре машина белән бәйле икән, ягулык кыйбат – төп проблема шул, дип уйлар. Анысы шулай, шул ук вакытта ягулыктан тыш, запчастьләр дә күп кирәк шул.

– Күбесенчә, үзебезнең район, күрше-тирә районнар буенча йөрибез...

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев