Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Штрафлар суммасы бик зур

Илгизәр Исмәгыйлев, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге инспекторы

Янгын куркынычы зур булган чор башлана.
Әлеге чорда торак пунктларда, авыл хуҗалыгы җирләрендә, урманнарда, урман посадкаларында, су объектларында, чокырларда һәм районның башка территорияләрендә коры үлән, камыш, чүп-чар, көнкүреш калдыклары, камыл, салам, коры-сары агачлар, ауган агачлар, бура калдык­лары, чүп-чар һәм башка ягулык материалларын яндыру тыела.
Махсус янгынга каршы режим вакытында ачык ут кулланып башкарылучы барлык гамәлләр тыела.
– Биналар арасындагы янгын куркынычсызлыгы аралыкларында материалларны туплау уңаеннан төрле төзелешләр алып бару, үлән һәм башка чүп-чарны, төрле җиһазларны, шул исәптән вакытлыча гына да туплау катгый тыела.
– Махсус җиһазланган урын булмаса, торак пункттагы гомуми куллану җирләрендә, шулай ук шәхси хуҗалык территорияләрендә учак ягу, азык әзерләү өчен ачык ут куллану, шулай ук чүп-чар, үлән һәм башкаларны ягу, әгәр дә җирле үзидарә тарафыннан билгеләнмәгән булса, тыела.
– Җир участогының хокукый хуҗаларына, торак пункт эчендә  булмаган гомуми куллану территорияләрендә урнашкан булсалар, чүп-чарны, коры үсемлекләрне җыюны, үлән чабуны вакытында башкарырга тиешләр. Әлеге территорияләрне җыештыру чикләре кадастр яки ызанлау планы нигезендә җир кишәрлегенең чикләре белән билгеләнә.
– Оешма җитәкчеләре, саклану объектларыннан кулланучы затлар, аннан файдаланучы һәм (яки) эш итүче затлар  янучан калдыклардан, чүп-чардан  һәм коры үләннән чистартуны тәэмин итәргә тиешләр.
– Учак янындагы коры үлән һәм башка янучы материаллар, утын запасы һәм ут сүндерү чараларын урнаштыру ике метр ераклыктан да ким булмаска тиеш.
– Шәхси хуҗалыклар территориясе янында ачык утны объектлардан 50 метр ераклыкта гына яндырырга була. Чара тәмамлангач яки җил көчәйсә учакка су сибәргә яки ком белән күмәргә кирәк.
– Җирлектә урманнан мең метр ераклыктан да кимрәк булса, яна торган материаллардан идарә итеп булмый торган эшләнмәләр – конструк­ция эчендәге һаваны ут белән җылытуга көйләнгән принцип белән эшли торганнарны җибәрү тыела.
Табигый янгыннарны булдырмас өчен, торак пунктлар территорияләрендә янгын куркынычы чоры башланганчы 10 метрдан да ким булмаган киңлектәге янгынга каршы минераллаштырылган полосалар булдыру кирәк.

Исегездә тотыгыз
Учак яккан өчен РФ КоАП 20.4 ст. 2 өлеше буенча штраф каралган:
– гражданнарга – 4000 сумга кадәр;
– вазыйфаи затларга – 30000 сумга кадәр;
– шәхси эшмәкәрләргә – 40000 сумга кадәр;
– юридик затларга – 400000 сумга кадәр.
Янгын чыккан  очракта җинаять җа­вап­лы­лы­гы каралган.
Гадәттән тыш хәл булган очракта  түбәндәге номерлар буенча шалтыратыгыз «01», «101» «112».

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев