Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Син – гомер агышларым»

Шагыйрь Наҗар Нәҗминең 1980 елда Уфада башкорт телендә нәшер ителгән «Тарафтар» китабын кулыма алам.

Вакыт җиле кунып, битләренә саргылт төс иңгән, чит-читләре шактый таушалырга өлгергән (димәк, укучы күп булган!) бу китапта шагыйрьнең шигырьләре, поэмалары... Ә мине аеруча сөендергәне – җырга әйләнеп киткән шигырьләре булды. «Өфе юкәләре», «Сиңа тагын мин бер киләм әле», «Юкка түгел, юкка түгелдер» һәм, ниһаять, «Син – гомер агышларым»...

Йотлыгып шигырьне укырга керешәм. Бу китап кулыма килеп кергәнче «Син – гомер агышларым» шигыренең ничек җырга әйләнү тарихы турында шактый мәгълүмат туплап өлгергән идем инде. Кем белән генә аралашсам да, һәркемнең бу җыр белән бәйле тарихы, мәхәббәте, истәлекләре күп булып чыкты. Туганда ук гади генә җыр булып тумагандыр ул. Аның асылында серле дә, бүгенге көн өчен инде чак кына сәер тоелган шагыйрь мәхәббәте тарихы салынганлыгын соңрак аңладым.

«Син – гомер агышларым» җырын безнең буын «Кышкы романс» дип белә. Җыр беренче тапкыр җит-мешенче елларда М. Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры сәхнәсендә яңгырый. Көр тавышы, бер карашы белән тамашачыны үзенә гашыйк иткән яшь җырчы Фидан Гафаров башкара аны. «Ул вакытта композитор Рим Хәсәнов белән театрда бергә эшли идек. Наҗар аганың «Син – гомер агышларым» шигыренә көй минем тавышка атап язылды. Җырны беренче тапкыр сәхнәдән башкарганымны хәтерлим. Тамашачы бу җырны күтәреп алды, алкышларга күмде, залда аңлатып бетерә алмаслык бер халәт, тетрәнү узды. Аңа чаклы мондый стильдәге җырлар юк иде бит әле! Халык өчен генә түгел, җырның авторлары өчен дә зур тетрәнү бар иде бу җырда. Күпмедер вакыттан соң җырны оркестрга җырлап, радиода яздырырга булдык. Репетициягә җыелдык. Әле дә күз алдында, җырның беренче куплетын гына җырлап бетергәндә карыйм, безгә режиссерлык итеп торган Рим Хәсәнов нык тәэсирләнгән, күзләрендә яшь.... Репетицияне туктатып, Рим янына җыелыштык. Үз тарихы бар аның, ди. Әмма ул безгә билгесез булып калды. Менә шулай йөрәкләргә үтеп кереп, күңелләрне кузгата торган тирән эчтәлекле җыр булды ул. Беренче тапкыр башкарганнан бирле бер генә концертым да бу җырдан башка узмый. Репертуарга кертмәсәм, халык сорап булса да җырлата. Ул инде классик ретро җырга әйләнде, – дип искә төшерә Фидан Гафаров. – Бу – үлемсез җыр. Кайчак бу җырны яшь башкаручы-ларның җырларга тырышканын ишетәм дә, күңелсез булып китә. Бәгырьләрне өзеп, мәгънәсен аңлап башкара алмый торган җырларга тотынырга кирәкме икән?! Үлемсез җырларны бозып җырлауга каршы мин». 

Җыр халык арасында бик тиз тарала башлый. Озакламый Казанга да килеп җитә. Тукай клубында узучы «Әдәби җомга» кичәсендә беренчеләрдән булып студент кыз Флюра Низамова башкарганын хәтерләүчеләр дә бар. Ә менә журналыбызның әдәби мөхәррире Эльмира апа Закирова болай искә төшерә: «1975 елда без студент чакта радиодан еш кына Фидан Гафаров башкаруында «Кышкы романс» җыры яңгырый башлады. Матур җыр! Һәркем сүзләрен эләктереп, отып калырга тырыша. Бауман урамындагы Матбугат йорты каршында плас-тинкалар ясап сата торган кечкенә генә «Звукозапись» кибете бар иде. Шунда, чират торып, «Кышкы романс» җырын яздырып алдык. Бәхеткә, безнең бүлмәдә проигрыватель бар. Бөтен тулай торакка яңгырарлык итеп Фидан Гафаровның «Кышкы романс»ын куябыз...» 

Җыр популярлык казанып, китапларга кертелә башлагач, бер уңайсыз хәл килеп чыкканы ачыклана. Имештер, җырның кайбер сүзләре Мостай Кәрим шигыре белән тәңгәл килә икән. Бу урында Наҗар Нәҗминең Казанга, шагыйрь Рәдиф Гаташка язган хатына күз салыйк:
«Син – гомер агышларым» дигән җыр, җыр китабына керә калса (популяр җырлар китабы чыга иде бит! – Р. Г.) хәбәр ит әле, төзәтәсе урыннарым бар дигән идем. Чыннан да, бу җырга Мостайның (Мостай Кәрим турында сүз бара – Р. Г.) бер юлы кереп киткән. Ул юлны хәтерләмисеңдер дә. Ә җырның логикасы үзеннән-үзе шул фикерне китереп чыгара. Менә ул юл: 
Язлар килә, язлар китә, сулар ага,
Көннәр ага, айлар ага, еллар ага
Суларның да, айларның да, елларның да
Агышыннан эзләр кала, эзләр кала.

Икенче юл аның «Ярлар кала» дигән шигырендәге юлларга туры килә. Мин аны «Агымсулар кебек айлар, еллар ага» дип төзәттем. Ә җырчылар беренче вариант белән пленкага яздырган да вәссәлам! Төзәтерлек җай юк. Казан китабына (җырлар китабына) керсә, төзәтермен дигән идем. Бу үзеңә генә язылган сүз. Әгәр дә китап чыга торган булса, мыегыңа урап куй әле шуны. Юлларның шулай туры килүе миңа бик уңайсыз, әлбәттә.
Ярый, хуш. Сәлам белән, Наҗар абыең. 

Чыганак: http://syuyumbike.ru/news/sudby/sin-gomer-agyshlarym

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев