Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Син минем бәхетем, әнием!»

Хөрмәтле райондашлар, газета укучыларыбыз! Көзнең тагын бер матур бәйрәмнәренең берсе – Әниләр көне якынлашып килә.

Әниләр көнен һәр ел­ны ноябрь аеның соңгы як­шәм­бесендә үткәрәбез, быел ул бәйрәм 29 ноябрьгә туры килә. Шул уңайдан «Әтнә таңы» редакциясе «Син минем бәхетем, әнием!» дигән бәйге игълан итә.
Катнашу өчен, әниегез янында җан җылысы белән сугарылган фотоны (әниегез белән бергә нинди дә булса өй эшен эшләгәнне яки бергәләп тәмнүшкә пешергәнне фотога төшереп) редакциягә җибәрергә кирәк булачак. Фотоларыгызны түбәндәге адресларга сала аласыз: Ватсап номеры 89046737776, редакциянең электрон почтасы atnatani@mail.ru.
Җиңүчене бергәләп ВКонтакте һәм atnya-rt.ru сайтында сайлаячакбыз. Фотоларны 23 ноябрьгә кадәр җибәрергә кирәк.
Бәйгедә һәркем катнаша ала, яше чикләнмәгән.
Ә җиңүчеләрне истәлек бүләкләре көтә. (0+)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев