Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Синоптиклар Татарстанда быел апрель ае нормадан җылырак булачак дип фаразлары

Май аенда явым-төшемнәр нормадан әзрәк булачак, дип фаразлый Россиянең Гидрометеорология үзәге белгечләре.

Россиянең Гидрометеорология үзәге белгечләре һәр елдагыча язгы-җәйге айларга, вегетация чорына һава торышын һәм явым-төшемнәрне фаразлады. Мондый мәгълүмат авыл хуҗалыгы тармагы, коммуналь һәм башка хезмәтләр эшендә дә кирәк.

Күпьеллык күзәтүләргә нигезләнеп, апрель аенда Татарстан территориясендә һава торышы нормадан югарырак, ягъни җылырак булыр дип фаразлана. Гадәттә, апрельдә уртача температура якынча +4,4 градус тәшкил итә. Быел бу айда яуган яңгырлар нормага тәңгәл килер дип фаразлана (күпьеллык уртача күрсәткеч — 32 миллиметр).

Май аенда һава температурасы — нормада (уртача күрсәткеч +13 градус), ә яңгырлар тиешле нормадан азрак булачак (уртача күрсәткеч 36 миллиметр), ди синоптиклар.

Быел җәй айларында һава торышында аномалияләр көтелми. Уртача күрсәткечләр буенча июньдә уртача температура +16,9 (явым төшемнәр күләме — 62 миллиметр), июльдә +19,1 (64 миллиметр), августта +16,8 градус (55 миллиметр) була иде.

Сентябрь гадәттәгедән җылырак булыр дип көтелә (гадәттә, уртача күрсәткеч +11 градус). Көзнең беренче аенда яңгырлар күпьеллык күрсәткечләргә (52 миллиметр) якын булачак.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/02-04-2021/sinoptiklar-tatarstanda-byel-aprel-ae-normadan-ylyrak-bulachak-dip-farazlary

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев