Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Сөмбелә" сабыйларны җыйды

Татар халкының иң якты милли бәйрәмнәренең берсе - ул "Сөмбелә"- Уңыш бәйрәме

  Буген Олы Әтнә балалар бакчасында татар милли мәдәниятенә һәм сәнгатенә кызыксыну тәрбияләү максатыннан бик матур уңыш бәйрәме уздырылган. Юмарт "Сөмбелә" көзге матур киемнәрдән кунакка килде һәм балаларны үзенең уңышлары белән сыйлады, бу милли бәйрәмне ничек билгеләп үтәләр, ни өчен ул шулай дип аталуы турында сөйләде.Балалар җырлап, милли биюләр биеп кенә калмадылар, ә әкият геройлары: "Кырмыска", "Гөмбәләр", "Төлке", "Куян", "Тычкан", "Күбәләк" булып киенеп, әкият сәхнәләштерделәр. Ә бакча белгечләренең "Яңгыр", "Салкын", "Бабай" булып кунакка килүләре, бәйрәмне тагын да ямьләндереп, җанландырып җибәрде. Әкият геройлары белән балалар барлык уеннарда, ярыш-бәйгеләрдә актив катнаштылар. Сабыйлар катнашы белән оештырылган театральләштерелгән һәм музыкаль номерлар бик тә күңелле һәм истә калырлык булды, ә бәйрәмдә катнашучы һәркем үзенә бик күп кызыклы яңалык алды.

Чыганак: https://edu.tatar.ru/atnya/b-atnya/dou/read-news/2441811

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев