Үсмер баланы автобустан төшереп калдыру хакындагы мәгълүматны прокуратура тикшерә
Автобус шоферы яшүсмергә 100 сум акча бирә һәм трассада Алабуга борылышында төшереп калдыра.
Алабуга районында трассада үсмер баланы автобустан төшереп калдыру хакындагы мәгълүматны Татарстан прокуратурасы тикшерәчәк. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
Казанда яшәүче ир-ат кичә энесен Алабугага кадәр рейс автобусына утыртып җибәрүе хакында социаль челтәрләрдә язган. Әмма автобус шоферы, ярты юлга җиткәч, яшүсмергә шәһәргә кермисен әйтә. Моны ул шәһәргә баручы пассажирлар җитәрлек санда булмау белән аңлата
Автор сүзләренчә, автобус шоферы аның энесенә 100 сум акча бирә һәм шәһәргә таба борылышка җиткәч, трассада төшереп калдыра. Яшүсмер үзен каршы алырга тиешле кешеләргә шалтырата һәм аны килеп алалар.
Татарстан прокуратурасы әлеге очрак турындагы мәгълүматны өйрәнәчәк. Шәһәрара пассажир рейсларын оештыруга бәйле таләпләрнең үтәлешен тикшерәчәләр. Хилафлыклар табылган очракта, тиешле чаралар күреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев