Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Соңгы тәүлектә Әтнәдә коронавирус инфекциясе йоктыру теркәлмәгән

Татарстанда соңгы тәүлектә 102 кеше коронавирус йоктырган

27 пациент хастаханәдә, 75 кеше өйдә дәвалана.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 102 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтте.

«Узган тәүлектә республика яңа коронавирус инфекциясенең 102 яңа очрагы теркәлде. Шулай итеп, барлыгы 12 мең 480 очрак булды», — диде спикер.

Авдонина әйтүенчә, узган тәүлектә белгечләр коронавируска 8 мең 138 тест ясаган. 1615 кеше табиблар күзәтүендә.

Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев әйтүенчә, 27 пациент хастаханәдә, 75 кеше өйдә дәвалана. Авыру очракларының иң күбе Казанда һәм 30-60 яшьлекләр арасында ачыкланган.

Министр урынбасары сүзләренчә, узган тәүлектә 22 кеше коронавирустан дәваланып беткән.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/23-12-2020/tatarstanda-so-gy-t-lekt-102-keshe-koronavirus-yoktyrgan-5794714

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев