Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сокланып карарлык гаилә яши Күәмдә

“Әле безнең яшь, күңелле чагыбыз”, – диләр 9 еллык кына гаилә стажына ия Хәсбиуллиннар

Алар белән аралашырга ук күңелле. Төпле фикер, нигезле дәлил кулланып сөйләшүләренә ничек сокланмыйсың инде!
Гаилә башлыгы Искәндәр Хәсбиуллин менә бер елдан артык инде Күәм авыл җирлеге башлыгы булып эшли.

Хезмәтендә – үрнәк, хезмәттәшләре, гомумән, тирә-яктагылар белән һәрвакыт яхшы мөгамәләдә ул. Әлбәттә, биредә кечкенә чактан алган тәрбия зур роль уйный. Бу очракта әтисе – мәрхүм сыйныфташым Илнур белән әнисе Фәридәне генә түгел, әби-бабасын да телгә алу урынлы булыр.

Әтисе машина йөртүче буларак зур стажга ия. Күмәк хуҗалыкта да, районның юл хуҗалыгында да, райпода, соңрак Казанда автобус йөртте. Әнисе бүгенге көндә Кырым Рес­публикасында яши.
Искәндәр башта Күәмдәге балалар бакчасына йөри, соңрак шунда ук урта мәктәптә белем ала. Менә монда бабайсы – ул чордагы “Игенче” күмәк хуҗалыгының данлыклы комбайнчысы Энгель абыйны, әбисе – Күәм авылы пекарнясында эшләгән Әминә апайны искә алу урынлы булыр.

Яхшы тәрбиянең башы әнә шулардан ук килә, күрәсең.

Тулырак газетабызның 36 саныннан укый аласыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев