Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Спорт – тормышымның бер өлеше”

Рәсимә Асрутдинова исеме районыбызның театр сөючеләренә яхшы таныш. Әтнә татар дәүләт драма театры коллективы актрисасының биредә эшли башлавына әле бер ел гына булуга карамастан, тамашачы аны бик яратып кабул итте.

Рәсимә ханым – күпкырлы шәхес. Саба районы Мичәнбаш авылында туып үскән кыз кечкенәдән бик тере була. Спортка тартылуы да әнә шул вакытлардан – җәйләрен Мичәнбаш суларында йөзеп,  кышын чаңгыда шуып көч туплый. Сәнгатькә – мәдәнияткә гашыйк кыз мәктәпне тәмамлауга театр училищесына юл тота. Әмма чын-чынлап театрга килгәнче, урау юлларны күп узарга туры килә аңа.
Тормыш иптәше физкуль­тура укытучысы була. Рәсимә исә балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Аңарчы Казанда, педагогия көллиятен тәмамлый. 17 ел гомерен нәниләргә багышлый ул. Гаиләләре дә ишәя, ике ул,  бер кыз алып кайталар. Бергәләп спорт бәйгеләрендә катнашалар – волейбол, чаңгы кебек спорт төрләрен үз итәләр. Әмма тормыш иптәшенең генә гомере кыска була, 38 яшендә Рәсимә өч баласы белән тол кала. Кызына  бу вакытта әле бары тик ике яшь була.
Шул чакта хатын язмышында кискен борылыш ясала – ул Шәмәрдән мәдәният йортына сәнгать җитәкчесе булып эшкә урнаша. Гел хәрәкәттә булырга яраткан Рәсимә район мәдәни тормышының үзәгендә кайный – бер генә бәйрәм дә, бер генә чара да аннан башка узмый. Балалар бер-бер артлы үсеп җитә, егетләр гаилә кора, кыз мәктәпне тәмамлап, университетта укый – әни кеше өчен шуннан да куанычлы ни бар?!
Яшьрәк чакта Рә­си­мә­гә: ”Син бит театр училищесын тәмамлаган кеше, нигә артист булмадың?” – дигән сорауны еш бирәләр.  “Пенсиягә чыккач эшләрмен әле”, – дип җавап бирә ул.Шул сүз дөрестән дә чынга аша, лаеклы ялга чыкканнан соң, Рәсимә ханым театрда эшләргә карар кыла. Һәм шул максат белән Әтнәгә килә. Коллективны ошата, җитәкчелек аны кочак җәеп кабул итә. Әнә шулай театрның аерылмас бер өлешенә әйләнә.
Характеры буенча бервакытта да шөгыльсез тормаган Рәсимә ханым спорт чараларына да бик теләп катнаша. Берничә ел рәттән Саба командасы составында “Третий возраст” республика ветераннар спорт ярышларында, йөзү төрендә чыгыш ясый ул. Быел исә Әтнә районы командасы составында да уңышлы чыгыш ясап, 23 спортчы арасында 7 урынны яулый.  “Чаңгы юллары” район ярышларында да ул өлкәннәр арасында өченче урында калды.
“Спорт – минем тормышымның бер өлеше. Спорт – ул минем яшәү рәвеше.
Аңа һәрвакыт вакыт табарга мөмкин, – ди ул. – Авыл җирендә яшәүче өлкән яшьтәгеләр оялмасыннар, спорттан читләшмәсеннәр иде. Скандинав йөрүеме ул, йөгерүме, чаңгыда йөрүме,  су коенумы – боларның барысы да сәламәтлек өчен бик мөһим. Әтнәләр бигрәк тә бәхетле – биредә зур бассейн бар, ә кешесе аз. Йөзү ул бик зур адреналин бирә, сәламәтлеккә файдалы. Ялкауланмаска гына кирәк. Үзебез өчен бит”. Олы яшьтә булуына карамастан, актив, шул ук вакытта сәламәт яшәү рәвеше алып барган, алтын ГТО билгесе иясе Рәсимә Асрутдинова яшьтәшләренә әнә шулай дип мөрәҗәгать итә. Ә бит аның  сүзләрендә хаклык юк түгел. Сәламәт булыйк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев