Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Спутник V» Россия вакцинасы дөньядагы иң мөһим ел ачышлары исемлегенә керде

Исемлеккә кан авыруларын дәвалау терапиясе, Киек Каз юлында очкын-сигналлары чыганагын табу һәм Сулавеси утравындагы кыядагы рәсемнәр кергән.

Коронавирус инфекциясенә каршы Россиядә җитештерелгән «Спутник V» препараты 2020 елда дөньядагы иң мөһим ачышлар исемлегенә кертелде. Н. Ф. Гамалея үзәге җитештергән вакцина бу вируска каршы рәсмиләштерелгән беренче препарат булды. Бу хакта Science журналына сылтама белән «Известия» хәбәр итә.

Шулай ук унлыкка Moderna һәм Pfizer-BioNTech компанияләренең коронавируска каршы препаратлары да кертелде.

Журналның баш мөхәррире Голден Торп аңлатканча, еллык алгарышның коронавирус белән бәйле булуы башта ук билгеле булган, әмма моның нәкъ менә вакциналар булуы әле күптән түгел генә ачыкланган.

«Озак вакытлар без вакцина барлыкка килүгә өметләнә дә алмадык, әмма дөньяда яшәүчеләрне вакциналаштыру процессы башланды инде», — диде ул.

2020 елгы рейтинг журналның сайлавына нигезләнеп төзелгән, башка елларда шулай ук халык тавыш бирүе булган.

Моннан тыш, мөһим фәнни ачышлар исемлегенә кан авыруларын дәвалау өчен булдырылган CRISPR/Cas9 редакторы базасында ген терапиясе, Киек Каз юлы эчендә FRB-очкын-сигналлар чыганагын табу һәм Сулавеси утравында кыядагы борынгы җәнлекләр сурәтләрен табу кертелгән.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/18-12-2020/sputnik-v-rossiya-vaktsinasy-d-nyadagy-i-m-im-el-achyshlary-isemlegen-kerde-5793675

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев