Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сөтнең тирегә файдасы

Сөт – өч йөзгә якын туклыклы һәм биологик актив матдәләр туп­ланган продукт.

Битне сөт белән юу күз тирәсендәге җыер­чыклардан коты­лырга ярдәм итә, тыгызлана. Әчегән сөт яки кефир сөртү дә тирене чистарта, тукландыра.
* Тигез микъдарда алынган сөт, майсыз эремчек, зәйтүн мае һәм кишер согын бергә кушып, 20 минутка биткә маска итеп ягарга. Соңыннан битне җылы су белән юарга, салкынча су белән чайкарга.
* Таушалган тире өчен: 1 аш кашыгы эремчек, 2 аш кашыгы каймак, 1 чәй кашыгы тоз салып болгатырга, биткә ягып, 20 минут тотарга. Атнага 1-2 тапкыр ясарга.
* Майлы тире өчен:  0,5 литр сөткә 0,5 литр су кушып, бераз җылытырга, 1 грамм лимон кислотасы яки серкә өстәргә. 2–3 сәгать үткәч массаны сыгып, 2 грамм бор кислотасы, 2 грамм үсемлек мае, 5 грамм глицерин өстәп, тирегә сөртергә. Бу маска тирене йомшарта һәм ялкынсынуга каршы чара булып тора.
* 350 грамм вак тозны 0,5 стакан каймак яки сөт өсте белән яхшылап болгатырга. Бу катнашманы бөтен тәнгә сөртергә. Соңыннан җылымса душта юынып чыгарга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев