Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сырганак чәе

Бу эчемлек – вируслы авырулардан яхшы профилактик чара.

Мондый чәй тәмле дә, бик файдалы да. Сырганакта С витамины бар, ул елның салкын вакытында организм өчен бик мөһим. Нәкъ менә ул иммун системасын ныгыта һәм вируслы авырулардан яхшы профилактик чара булып тора.

Мондый чәйне әзерләү өчен 4-5 кашык сырганак (туңдырылган булса да ярый), 2 телем әфлисун яисә лимон, 1-2 кашык бал, 500 миллитр кайнар су алына. Сырганакны, әфлисун телемнәрен чәйнеккә салып, бераз төеп җибәрегез, өстенә кайнар су салып, каплап торыгыз.

Бераздан тәменчә бал (теләүчеләр шикәр салырга мөмкин) салып, болгатып алыгыз һәм 6-7 минут чәйнек капкачын каплап тотыгыз.

Мондый чәйгә бераз имбир кушарга да була.

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Sirganak-ch-e-530449/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев