Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тагын бер солдат хезмәттәшләрен атып үтергән

Воронеждагы хәрби частьта бер солдат хезмәттәшләренә һөҗүм иткән.

Һөҗүм итүенең төп сәбәбе буларак, нерв киеренкелеге карала. Тикшерү комитеты өч кешене үтерү факты буенча җинаять эше кузгаткан.

Доклад язуыннан күренгәнчә, Балтимор аэродромында конфликт 9 ноябрьдә иртәнге 5:20дә булган. 20 яшьлек Антон Макаров белән тикшерү оештырган майор Сергей Ермолаев арасында ниндидер низаг була, аның барышында солдат, янгын щитыннан балта алып, офицерга бәрә, аннары аны тартып алынган пистолетыннан атып үтерә.

Берничә минуттан соң Макаров рядовой Акталиевны һәм ефрейтор Сергей Кажокинны атып үтерә, тагын бер хезмәттәшен яралый. Шуннан соң егет 45117нче хәрби часть территориясеннән качып китә, аны әлегә кадәр таба алмыйлар, гәрчә һавага вертолетлар һәм дроннар күтәрсәләр дә. Өлкә хакимиятләре раслаганча, ул частьны ташлап китмәгән.

Көнбатыш хәрби округындагы чыганак ТАССка хәбәр иткәнчә, ату көнендә дә, аннан алда да Макаровның хезмәттәшләре, яки җитәкчелек белән низаглары булмаган, шуңа күрә бу хәлнең төп фаразы сыйфатында нерв киренкелеге карала.

Кайбер чыганаклар раслаганча, Макаров ике ел укыган Эчке эшләр министрлыгы институты укытучылары аның турында бик ярсучан һәм акылга сыймаслык, аңлашылмаган эшләр эшләп ташлый ала торган кеше буларак фикер йөртә.

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/khokuk/Tagin-ber-soldat-hezm-tt-shl-ren-atip-terg-n-536269/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев