Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Талантлы кеше — бар яклап та талантлы» - Алсу Фазлыева яраткан җырчысын әйтте

Алсу Фазлыева Айгөл Хәйринең талантына соклана.

Алсу Фазлыева инстаграмдагы сәхифәсенә Айгөл Хәйри белән төшкән фото куйды.

«Истәлек булып калсын әле. Яраткан җырчыларымның берсе - Айгөл Хәйри. Матур гына җырлап калмый, бик яхшы хуҗабикә дә икән әле, инстаграмында тәмле ризыкларын карап шаккаттым. Талантлы кеше — бар яклап та талантлы», — дип яза Алсу. 


Инстачылар да Айгөл Хәйрине мактый. «Зәвыклы җырчы», — диләр, гаиләсенең яхшы булуын язалар.

Алсу белән Айгөлне бер-берсенә охшатканнар. «Сеңелләр кебек», — диләр.

Шунда ук Алсуның аяк киемен каян алуын да белешәләр.

Бу фотога 1600дән артык лайк куйганнар. 

Чыганак: https://intertat.tatar/news/social/05-11-2020/talantly-keshe-bar-yaklap-ta-talantly-alsu-fazlyeva-yaratkan-yrchysyn-ytte-5783319

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев