Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тамчыдан күл җыела

Махсус хәрби операция (СВО) зонасындагы ир-егетләргә матди ярдәм итү дәвам итә.

Ярдәм итү урыны үзгәрмәде, элекечә үк "РОСГОССТРАХ" бинасында дип хәбәр иттеләр безгә. Инде ярдәм итү урыннары берничә авыл кибетендә дә оештырганнар. Алары Олы Әтнә, Бәрәскә,  Күлле-Киме, Күәм, Күшәр, Чишмәле - Сап, Төрекләр авылы кибетләрендә урнаштырылган. 

- Бу айда ярдәм сизелерлек кимеде, баштагы кебек энтузиазм бетте - ди волонтер Чулпан Садыйкова.  

Элекке юлы газ баллоннары, пила, май алып җибәргән булсалар, бу юлы генератор да сораганнар егетләребез. Шулай ук "спальный мешок"лар да җибәрәләр. Моннан тыш, төрле ашамлыклар, гигиена кирәк-яраклары да китәчәк. 

Район хәкимияте дә кирәк-яраклар - консерва, сохари, кием-салым - волонтерлар гына әзерләп кенә бетерә алмый торган әйберләрне җыеп хәстәрли. Болар барысы да 20 сентябрьдән соң егетләргә озатылачак. 

Рәхмәт, халык нык булыша. Ә иң мөһиме - бу эшне беренчеләрдән булып волонтерлар башлады. Ярдәм итәргә теләүчеләр югарыда телгә алган адреслар буенча мөрәҗәгать итсәгез иде.

СВОдагы ир-егетләргә ярдәм җыюда теләсә нинди сумма – 10, 50, 100 сум да бик мөһим. Тамчыдан күл җыела, диләр бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев