“Танклар каплар өчен ятьмә үргәнне мәңге онытасым юк”
Бүгенге көндә Түбән Бәрәскә авылында гомер итүче тыл ветераны Нурҗиһан апа Шәрәфетдинова сугыш елларын искә алып әнә шулай ди.
Бөек Җиңүнең 77 еллыгы якынлаша. Ни кызганыч, әлеге дәһшәтле сугышның ачысынтөчесен, михнәтен күргән өлкәннәребезнең дә сафлары елдан-ел сирәгәя бара. Сугышта катнашкан ветераннарыбыз арасыннан, бүгенге көндә районда бары тик бер сугыш ветераны бар – Олы Бәрәзә авылыннан Мөршидә апа Бәдигова. Бөек Ватан сугышының шаһитләре булган сугыш ветераннарының җәмәгатьләре, тыл ветераннары, сугыш чоры балалары саны да кими бара. Шуңа күрә дә алар исән-сау вакытта кадерләрен белеп, алар белән очрашып, хатирәләре белән уртаклашып кала алсак иде. Чөнки без, яшь буынның үткәннәрне онытырга хакы юк. Әби-бабаларыбызның батырлыклары мәңгелек.
Нурҗиһан апаның күргәннәрен бәян итә башлаганчы, юкка гына кереш сүз язып куймадык. Аның сөйләгәннәрен тыңлаганда, үзебезне, балаларны аның урынына куеп карадык. Ай-һай түземлекләребез җитәр иде микән.
...Нурҗиһан апаның әтисе 45 яшендә хатынын тол, биш баласын ятим калдырып үлеп китә. Үлем ачысы онытылып өлгерми, сугыш башлана. Нурҗиһан апа әнисенә ярдәм итү өчен төрле хезмәтләр башкарырга алына.
– Җиде яшемнән газап чиктем, чөнки әтием үлеп китте. Әнигә булышам дип, мәктәпкә укырга да төшми идем. Барганда бардым, бармаганда юк мәктәпкә. Башта солдатларга оекбаш бәйләдем мин. Парлаппарлап бишәр кием куя идек. Күпме оекбаш бәйләгәнемне белмим. Ә менә танклар каплар өчен 120 метр үргән ятьмә турында мәңге онытасым юк. Чөнки менә бу бармакларым сеңергә калды. Ятьмәнең төене шуып йөрергә тиеш түгел, тыгыз итәргә кирәк – аны тартатарта бармаклар сөягенә кадәр суелып керде. Шуып йөрсә акча түләмиләр. Ә акча бик кирәк иде. Тормыш алып барасы, әнигә булышасы бар. Олы хатыннар белән басуга чыгып эшли идем. Алар мине ничек алып йөргәннәрдер, белмим. Бала гына идем бит. Әнинең дә эшләмәгән эше калмады. Ул да бик газап чикте, – дип ачыргаланып сөйләде ул. Нурҗиһан апаның җитезлегенә, ачык зиһененә сокланып кайттык. Яшен күрсәтсәк, күз тияр кебек. Әле дә сөбеханналла дип кенә карагыз. Бер генә минутка да тик тормый.
Урамга чыгып карын да тарата. Вакыты җиткәч, бәрәңгесен дә утырта.
Аның кебекләр турында, тынгысыз йөрәк, диләр.
Күрше авылы егете, ике өй аркылы гына яшәгән Гыйльметдинга тормышка чыга ул. Ул балта остасы булып эшли, Нурҗиһан апа колхозда төрле эшләрдә. Аның белән биш балага гомер бирә алар. Бүгенге көндә балалары, онык-оныкчалырының кадер-хөрмәтен тоеп яши. Улы Хәмит белән килене Ләйлә гаиләсенең хөрмәтле кешесе Нурҗиһан апа.
Балачагы, үсмер еллары авыр елларга туры килсә дә, күңеле белән бар булганына шөкер итеп яши ул. Үзе дә: “Бүгенге тормышым бик рәхәттә минем. Балаларга да шулай димен”, – ди.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев