Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Танылган җырчы Андрей Губин югалган

Продюсеры да, якыннары да Андрей Губин белән инде ике ай элемтәгә чыга алмый.

Дуслары һәм танышлары инде ике ай буена җырчы, 46 яшьлек Андрей Губинның элемтәгә чыкмавын, аның кайда булуын белмәүләрен әйтәләр. Хәзер алар полициягә гариза белән мөрәҗәгать итәргә җыена. Продюсеры Тарас Ващишин да Андрей Губинның югалуы турында хәбәрне раслаган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Саундпродюсер Тарас Ващишин да инде бер ай чамасы Губин белән элемтәгә чыга алмавын әйтә.

«Аның шулай элемтәгә чыкмый торган гадәте бар иде. Шуңа күрә артык чаң сукмаган идек. Тик хәзер артыкка китте», — дип сөйләгән ул. 

Андрей Губин узган гасырның туксанынчы елларында, 2000нче еллар башында популярлык казанган иде. Ул «Лиза», Милая моя далеко», «Девушки как звезды» җырлары белән халык күңеленә керде. 2000 нче еллар уртасында сәхнәдә китте, халык каршына сирәк чыга башлады. Губинның рәсми теркәлгән никахта тормавы, балалары да булмавы билгеле. Җырчы неврологик авыруы булуы турында да сөйләгән иде, диелә бу хәбәрдә.

Дусты Юлия сүзләренчә, Андрей Губин соңгы тапкыр кеше арасында быел июльдә чыккан. Шуннан соң аның турында бер хәбәр дә юк икән. «Ул өеннән чыкмый, язган хәбәрләрне укымый, телефонга җавап бирми. Моңа кадәр андый хәл булганы юк иде», — ди Юлия.

Губин фатир ишеген дә ачмый, шуңа күрә дуслары чаң суга, дип яза матбугат чаралары. 

Чыганак: https://intertat.tatar/news/incident/01-11-2020/tanylgan-yrchy-andrey-gubin-yugalgan-5782725

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев