Әтнә таңы

Танышым уйга калдырды

Аяз Корбанов, Олы Әтнә урта мәктәбе укучысы

Реклама

Мин, саф татар районында яшәп, гаиләдә бары тик татарча гына сөйләшеп үсүче татар егете.
“Татар телен сакларга, үстерергә кирәк” дигән сүзләрнең асылына төшенеп, беркайчан да тирәнтен уйланганым юк иде. Ничек инде, Татарстанда яшәп, татарча аңламыйсың, белмисең?! Тик, Казан шәһәренә баргач, татарча бирелгән сорауга кайбер кешеләрнең, гомумән, җавап бирә алмауларын яки көлкеле караш ташлауларын күргәч, мин әлеге сүзләрнең мәгънәсенә төшенә башладым.
Быел җәй көне Казанда ишегалдында уйнап йөрүче бер төркем малайларга күзем төште. Үзара бик дус, тату аралашалар, яшьләре дә минем тирә күренә. Башта сөйләшергә куркып тордым,  якын бармадым,  тора-бара аралашып киттек.
– Привет, меня зовут Никита, – дип, бер малай минем белән исәнләште.
– Сәлам, минем исемем Аяз, танышуыма шатмын, – дип җавап кайтардым.
Чөнки минем күңелемдә татарлар гел татарча сөйләшергә тиеш дигән ниндидер бер каршылык барлыкка килгән иде. Никита да, калганнар  да миңа сәерсенеп карап куйдылар, аңламадылар.
– Меня зовут Аяз, – дидем теләмичә генә. Никита шул вакыт:
– Подожди, почему ты на русский перешёл? Мин бит татарча белям, – дип мине аптырашта калдырды. Якын тирәдә чыр-чу килгән балалар, тын калып, безнең әңгәмәне күзәтә башладылар.
– Аяз, я так хочу изучить углубленно татарс­кий язык, мина булыша аласынмы? – диде яңа танышым. Мин шатланып ризалаштым.
Никита Казанда туып-үскән, мәктәпкә барганчы татарча бөтенләй сөйләшмәгән. Укырга кергәч, татар теле белән кызыксына башлаган, хәтта әти-әнисен дә татарчага өйрәтә икән. Татар телендәге «ң», «ә» авазларының инглиз телендә кулланылуын да ачыклаган ул. Аның татарча әкиятләр укуына, «Шаян-ТВ» каналында татар тапшыруларын каравына шаккаттым. Никитаның үҗәтлегенә, тырышлыгына сокланмый мөмкин түгел иде.
Алга таба без гел татарча сөйләшергә тырыштык. Никитага татар сүзләренең мәгънәләрен аңлаттым, аңа Габдулла Тукай шигырьләре туп­ланган китап бүләк иттем.
Татар телен, дөньякүләм  телләр белән чагыштырып, аның асылын өйрәнергә теләүче рус милләтеннән булган танышым мине уйланырга мәҗбүр итте.
Сабый күнелендә барлыкка килгән каршылыкны сындырып, үзаңымны яңа уйлар белән баетты. Туган телем – иркә гөлем, дип юкка гына әйтмәгәннәрдер. Иркә гөлне күпме көч куеп үстергән, тәрбияләгән кебек, туган телебезне дә без шулай ук сакларга, якларга, аның матурлыгын бар дөньяга танытырга тиешбез. Никита белән булган вакыйгадан соң мин шуңа инандым:
Туган телеңне үстерер өчен иң беренче чиратта аны яратырга һәм хөрмәт итәргә кирәк.
Шул вакытта әйләнә-тирәдәгеләрнең ана телебезгә карата ихтирамын, кызыксынуларын без һәрчак тоячакбыз.  Онытмыйк: туган телебезнең киләчәге безнең кулларда!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 9 февраль 2021 - 05:44
    Без имени
    Исэнмесез! Укыдым,яхшы язган,мэктэп укучысы.