«Таптыгыз оялчан кияү!» - Инстачылар Данир Сабировны тәнкыйтьли
Җырчы, пародия остасы Данир Сабировның хатыны Миләүшә Сабирова Инстаграм битендә әти-әнисе белән төшкән фото куйган.
«Бәхетле бала!» — дип язган ул.
«Әти-әниең кияүләреннән уңганнар. Тфү-тфү, Ходай яман күзләрдән сакласын оялчан киявегезне», — дип комментарий калдырган җырчы Данир Сабиров.
Җырчының әлеге сүзләре инстачыларда каршылыклы фикерләр тудырган.
«Һаман шулай хатыныңның әти-әнисе акчасына, аларның өйләрендә яшәвеңне дәвам итәсеңме? Үзең бернәрсә дә булдыра алмыйсың бит! Ярый әле, әти-әниләрегез әйбәт. Алар булмаса, бергә тора алыр идегез микән?!» — дип ачуланган җырчыны бер ханым.
«Әниегезгә афәрин, бик уңган! Нишләр идегез ул булмаса. Ашарга кем пешерер, өйне кем җыештырыр иде?» — дип шелтәләгән башкасы.
«Шулай бәхетле бала булып, әти-әниле булып, ирең белән тигезлектә, балаларыңның шатлыгын күреп озак яшә!», «Таптыгыз оялчан кияү! Кеше фантазиясенә чикләр юк», «Артык кыланасың», «Кеше тормышын тикшермәгез», «Шундый кыз үстергәннәре өчен зур рәхмәт Миләүшәнең әти-әнисенә», — дип язучылар да бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев