Тәрбияне - бакчадан
Олы Әтнә балалар бакчасы әти-әниләр белән берлектә җимлекләр ясап, кошларга ярдәм итәргә тырышалар.
Кыш көне көннәр салкын, кояш бик еракта яктыра, җирне аз җылыта. Кошларга салкын кыш көне ашарга табуы авыр, шуңа күрә без кошларга ярдәм итәргә тиешбез. Олы Әтнә балалар 2 нче кечкенәләр 2 төркеме балалары белән «Кыш көне нинди кошлар бездә кала?», «Алар салкын кышны ничек үткәрәләр?» дигән темага әңгәмәләр үткәрделәр. Кошларга җимлекләр кирәклеге турында сөйләштеләр. Балалар, әти - әниләр ярдәмендә кошларга җимлекләр ясап килделәр. Җимлекләргә җим салып, аларны агачларга элү, балаларга зур шатлык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев