Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ташламалы бәядән язылып калыгыз

1 апрельдән 2021 елның II яртыеллыгына газета-журналларга язылу башланды. Шулай ук “Әтнә таңы” газетасына да.

Бу вакыт дигәненең артыннан җитә торган түгел. Газета-журналларга язылу чоры тәмамланып, иркен суларга да өлгермибез, икенчесе башланып китә. 1 апрельдән кабат газета-журналларга язылу чоры старт ала. Газетага язылу бәясе артмады – 743 сум 76 тиен, киресенчә аз гына кимеде дә әле.
Һәрвакыттагыча язылу чо­рында газета-журналларга ташламалы бәядән язылу мөм­кин­леге дә тудырыла. Быел да “Язылу декадасы” ункөнлеге апрель аенда үтә. 5 апрельдән 15 апрельгә кадәр “Әтнә таңы” газетасына ташламалы бәядән – 654 сум 90 тиенгә генә язылырга була. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, 30 ел бергә “Әтнә таңы”ның тугры абунәчеләре булдыгыз, алга таба да бер сулышта калырбыз, дип ышанасы килә. Кызганыч, җәмгыятебезгә көннән-көн ныграк үтеп кергән интернет басма матбугатның тиражын киметте. Тик узган елгы язылу чорында тиражның азрак артуы киресенчә сөендерде. Димәк, ыгы-зыгы килгән интернет челтәрләреннән арынып, кулга газета-журнал тотып уку сагындыра башлаган. Район тормышы, яңалыгы, авыл халкы, аның яшәеше, тарихыбызны чагылдырган “Әтнә таңы” газетасының икенче яртыеллыкта да укучылары кимемәс, дип ышанабыз.      
“Әтнә таңы” газетасына поч­та бүлекләрендә, почтальон­нарга һәм дәүләт хезмәте пор­талы аша да язылырга мөмкин. Район һәм ил-көн яңа­лыкларыннан хәбәрдар булыйм, район кешеләре турында укыйм, файдалы киңәшләр алыйм һәм башка кызыклы мәгъ­лүматлар белән танышыйм ди­сәгез, “Әтнә таңы” газетасына язылыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев