Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ташламалы ипотека хәзер 2021 елның 1 июленә кадәр гамәлдә булачак

Әлеге ташламалы ипотека программасы елына 6,5% белән 2021 елның 1 июленә кадәр озайтыла.

Ташламалы ипотека программасы буенча кредитлар яңа төзелешләрдә фатирлар сатып алу өчен бирелә. Төбәкләрдә яшәүчеләр өчен займның максималь суммасы 6 миллион сум тәшкил итә. Шулай ук торак бәясеннән беренчел кертемнең 15% ы гамәлдә кала. 

17 апрельдә эшләтеп җибәрелгән программа 2020 елның 1 ноябренә кадәр дәвам итте. Бүгенге көндә барлык кредитларның 90% тан артыгы яңа төзелешләрдә фатир алу өчен файдалана. Кредитларның рекордлы саны сентябрь аена туры килгән, 60 меңнән артык гаилә ипотека алган. 

Хөкүмәт исәпләп чыгарганча, программаны озайту тагын 1,8 миллиард сумга 600 мең кредит бирергә мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта «Парламентская газета»яза.

Чыганак: http://mendeleevskyi.ru/news/obschestvo/lgotnaya-ipoteka-teper-budet-deystvovat-do-1-iyulya-2021-g

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев