Татар теле Россиядәге иң популяр 5 тел арасына кергән
Россия Фәннәр академиясе галимнәре, 2021 елдагы җанисәп нәтиҗәләренә таянып, татар теленең илдә иң киң таралган һәм еш кулланыла торган 5 тел арасына керүен ачыклаган. Бу хакта «Миллиард.Татар» хәбәр итә.
Россиядә иң киң таралган тел – рус теле (аны 134 миллион кеше белә). Икенче урында – инглиз (5,07 миллион), өченчедә – татар (3,26 миллион), дүртенчедә – чечен (1,49 миллион), бишенче урында – башкорт теле (1,09 миллион).
Көндәлек тормышта лидер телләрне куллануга бәйле картина беркадәр аерыла. Беренче баскычта – рус (111,5 миллион), икенчедә – татар (4,07 миллион), өченчедә – чечен (1,64 миллион), дүртенчедә – башкорт (1,32 миллион), бишенче баскычта авар теле (0,91 миллион) урнашкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев