Татар халкының бәби туе белән бәйле йолалары
Һәрбер кеше үз халкының үткәнең, бабайларның ничек көн иткәнен, ниләр белән шөгыльләнгәнен, гореф-гадәтләрен, йолаларын белергә тиеш. Чөнки үткәнен белмәгәннең киләчәге юк , ди халкыбыз.
Йолалар бик күп булган: туй үткәрү, балага исем кушу, аулак өйләр, кунак кыз килү, кыз димләү, өй туе, бәби туе, солдатка озату, ат саклаулар…
Нәрсә соң ул йола? Йола-теге яки бу халыкның яшәешенә борынгыдан кереп урнашкан тормыш-көнкүреш традицияләрен яки дини кануннарны үтәүгә бәйләнешле тәртип һәм гадәтләр, гореф-гадәтләр.
Әһәмияте бармы соң бу йолаларның? Бар. Алар язылмаган кануннар, дияр идем мин. Халык бәйрәмнәре, йолалары – кешене тормыш тәртипләренә һәм таләпләренә күнектерергә ярдәм итә. Ул бәйрәмнәрне халыкның олысы-кечесе бергәләп уздыра, шулай итеп үзара дуслык, кешелеклелек, бердәмлек сыйфатлары тәрбияләнә. Яшь буын бәйрәмдә катнашу тәртибен кечкенәдән үк өйрәнеп үсә. Һәр кеше, үз-үзен тоту гадәтләрен үзләштерә, милли тәрбия ала.
Гасырлардан-гасырга, буыннан-буынга, әби-бабайдан әти-әнигә, әти-әнидән балага үзләренең борынгы бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын югалтмыйча тапшырылып килгән, һәм аларның, күпмедер дәрәҗәдә үзгәреп, югалып бетә язып, безнең көннәргә дә килеп җиткәннәре бар.
Алар арасында елның төрле вакытларына, дини йолаларга, тормыштагы үзгәрешләргә бәйле барлыкка килгәннәре дә шактый. Сабан туе, Яңгыр теләү, Каз өмәсе, Сөмбелә, Карга боткасы, Нәүрүз (язны каршылау), Нардуган (кышны каршы алу) бәйрәмнәре ерак гасырлардан күчә-күчә хәзерге көннәргә килеп җиткәннәр. Аларның кайберләре турында әдәбият дәресләрендә Г.Ибраһимовның “Алмачуар”, Г.Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” әсәрләрен укып белсәк, кайберләрен мәдәният учакларында уйнап күрсәтәләр, әле дә халык арасында яшәгәннәре дә бар.
Гаиләгә шатлык, өмет һәм куанычлар өстәп, бала дөньяга килә. Бәби туе башлана. Халкыбызда бәби туу белән бәйле йолалар күп булган һәм хәзер дә саклана. Язмамда шуларга тукталып үтәм.
Иң беренчесе исем кушу. Исем ул кешенең язмышын билгели торган нәрсә дип каралган. Элек-электән мәгънәле эчтәлеккә ия булган исемнәр кушканнар. Мулла килеп азан әйтеп, исем куша, балага бәхет теләп, дога кыла. Исем кушуга хәзер халык бик игътибар итә. Әти-әни баласының бәхетле, озын гомерле, игелекле булуын тели, шуңа күрә сүзлекләрдән карап, укып исем сайлыйлар. Безнең өйдә дә Г.Саттарның “Татар исемнәре” сүзлеге бар. Интернетка кереп тә бик җиңел генә исемнәрнең мәгънәсен белеп була. Соңгы вакытта төрки, гарәп-фарсы исемнәре еш кушыла. Бу халкыбызның дингә, миллилеккә битараф булмавын күрсәтә.
Минем исемем –Зөһрә. Үземнең исемемне бик яратам. Күктә балкып торган йолдыз дигәнне аңлата.
Бәби тугач, икенче бер мөһим эш – ул чәч алу. Кайбер якта бу эшне хатын-кыз башкарган. Аны “Чәч-әни” дип йөрткәннәр. Икенче бер якларда сакал-мыеклы кеше алсын, баланың чәче куе булып чыгар, дип уйласалар, кайбер якта иң карт кеше алсын, дигәннәр.Имеш, бала да аның кебек озын гомерле булыр, дип юраганнар. Ә юраган – юш килә, ди халык.
Тугач, 7 көннән чәч алу - ислам дине буенча да сөннәт гамәл булып тора. Ул баланың баш мие эшчәнлегенә файдалы икән. Атеизм көч алган совет чорында да бу йоларларны әби-бабаларыбыз саклап кала алган. Беренче чәчне бөти итеп тагу йоласы бүген дә халык арасында яши..Чәчне алгач, үлчәп, көмеш яки алтын бәясе белән исәпләп, авылның иң мохтаҗ кешесенә сәдака илтеп биргәннәр. Бездә әле дә бу гадәт саклана. Минем чәчемне әтием алган. Сәдаканы ялгыз карчык Гөлҗиһан әбигә (хәзер мәрхүм инде, урыны оҗмахта булсын) бирдек, дип сөйли әнием.
Бәби мунчасы... Татар авылларында мунчалар су буенда, йорттан ерак урнашкан булган. Судан ерак торган урамнарда яшәүче хәлсезрәк кешеләрнең мунчасы бөтенләй дә булмаган. 20 гасырның 50-60 елларында авылга 7-8 мунча булып, чираттан ягып кергәннәр.
Бәби мунчасы якканда бер чиләк-киянтә су кертсәң, саваплы саналган. Чөнки яңа гына бала тудырган анага су китерергә ярамый. Бөтен авыл халкы бу мунчага су китереп, савап ала торган булган. Бәби мунчасына ялгыз карчыкны керткәннәр, атна саен диярлек. Чөнки аның мунчасы юк, ягып керерлек мөмкинлеге дә чамалы. Ялгыз карчыкны мунчага кертү бу гаиләгә бик зур савап. Гел яхшылык эшләп яшәгән борынгылар. Хәзер су краннан гына килә. Шулай да мунчага йөрү гадәте бенең авылда яши әле. Туганнар, күршеләр бер-берсенә мунчага йөриләр.
Бәбине беренче тапкыр мунчада төрле матур сүзләр әйтеп, теләкләр теләп гаиләдәге олы әби, дәү әниләр юа. Баланы тоз суы белән дә коендыралар. Безнең күршебездә яшәүче Миңлегөл апа бәби юу остасы, дияр идем. Мин икенче бала, әниемнең бала юу тәҗрибәсе булгач, үзе юган.
Бала тугач тагын бер гамәл – Гакыйка корбаны чалу. Ир бала туса ике, кыз бала туса берне. Гакыйка корбаны чалу - шулай ук пәйгамбәребездән калган сөннәт гамәл. Яшь парлар бу сөннәтне дә бик теләп башкаралар. Корбан ите туганнарга, күршеләргә, ятимнәргә таратыла.
Безнең халкыбызда матур бер йола – “Бәби чәе” үткәрү сакланып килә. Коръән укыла, балага, гаиләгә бәхет теләп, туганнар дуслар бүләкләр бирәләр.Ә табын түрендә ипи янәшәсендә әлбә тора. Нәрсә соң ул әлбә? Ул бик баллы, тәмле ризык. Хәзер тормышлар бик мул. Нинди генә тәм-том юк. Шулай да бала тугач, әлбә пешерү йоласы бүген дә яши. Авылларда әлбә осталары бар. Без сыйныфыбыз белән мәктәпкүләмендә “Татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары. Бәби туе” проектын якладык. Әлеге чарада сыйныфташым Айсинәнең әнисе Айсылу апа, Илвирның әбисе Суфия апа безне әлбә пешереп сыйладылар.
Нәтиҗә ясап шуны әйтәсем килә, әби-бабайларыбыз югары уку йортлары тәмамламаган, ә гореф-гадәтләр, йолалар, дини белемнәр (фарыз һәм сөннәт гамәлләр) аша тирән белемле, әхлаклы, иманлы, мәдәниятле булып яшәгәннәр. Без, яшь буын, шул кануннарны тәрбиябезгә, яшәешебезгә нигез итеп алып, алга атлыйк.
Башкарды: Күәм урта гомуми белем мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Садриева Зөһрә Равил кызы.
Сыйныф җитәкчесе : Садриева Алия Габдулла кызы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев