Татарстан 2024 елда БДИ нәтиҗәләре буенча алдынгы биш төбәк арасына керде
Татарстан 2024 елда Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча Россия төбәкләре арасында дүртенче урынны яулады.
Лидерлар бишлегенә Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе, Түбән Новгород өлкәсе, Татарстан һәм Санкт-Петербург кергән.
БДИда өч фәнне 300 баллга тапшырган чыгарылыш сыйныф укучылары саны рейтингны төзү өчен бер критерий булган. Әйтик, Мәскәүдә алар – 14, Мәскәү өлкәсендә – дүрт, Татарстанда, Санкт-Петербургта, Төмән, Тула һәм Түбән Новгород өлкәләрендә икешәр кеше. Краснодар һәм Алтай крайларында, Новосибирск, Самара, Саратов, Оренбург, Амур, Киров, Чиләбе һәм Свердловск өлкәләрендә, Ямал-Ненец автономияле округында һәм Калмыкиядә берәр кеше имтиханны шундый нәтиҗәгә тапшырган. 300 балл җыйган тагын бер укучы Донецк Халык Республикасында яши.
Быел Россиядә 587 кеше БДИны 200 баллга тапшырган. Алар 68 төбәктә яши. Әйтик, Татарстанда 21 укучы имтиханда шундый нәтиҗә күрсәткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев