Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстан халкына туры эфирда балаларны криминалдан ничек саклап калу турында сөйлиячәкләр

Хөкүмәт вәкилләре, педагоглар, психологлар һәм экспертлар әлеге четерекле мәсьәләдә киңәш бирәчәк.

28 апрельдә 14:00 сәгатьтә «Балаларны криминалдан ничек саклап калырга» темасы буенча туры эфир узачак.

Модераторлар булып Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Алла Кондратьева торачак. Оештыручылар балалар һәм яшьләргә социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләрен, психологларны, педагогларны, прокуратура һәм тикшерү комитетыннан экспертларны сөйләшүгә чакырдылар.

«Кайнар линия» телефоны 8 (843) 294-96-10.

Трансляция Татарстан хөкүмәтенең https://prav.tatarstan.ru/pressa/broadcast.htm сайтында узачак.

Чыганак: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев