Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы чыгымнар өлешен каплау өчен субсидияләр алуга шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан гаризалар кабул итүне озайту турында хәбәр итә

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “Минем субсидияләр” (“Мои субсидии”) системасында өзеклекләр килеп чгу сәбәпле, шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан савым сыерлары, ана кәҗәләр һәм бер яшьтән зуррак булган кәҗә бәтиләре тоткан өчен чыгымнар өлешен кайтаруга гаризалар кабул итүнең срогы 2024 елның 8 маена кадәр озайтылуы турында хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “Минем субсидияләр” (“Мои субсидии”) системасында өзеклекләр килеп чгу сәбәпле, шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан савым сыерлары, ана кәҗәләр һәм бер яшьтән зуррак булган кәҗә бәтиләре тоткан өчен чыгымнар өлешен кайтаруга гаризалар кабул итүнең срогы 2024 елның 8 маена кадәр озайтылуы турында хәбәр итә. Суммалар түбәндәгечә каралган: хуҗалыкта тотыла торган 1 сыер өчен - 2 мең сум, 2 сыер өчен - 3 мең сум, 3 һәм аннан күбрәк сыер өчен - 4 мең сум; ветеринария чаралары үткәрүгә 500 сумга килешү имзаланганда, өстәмә рәвештә һәр сыерга 300 сум субсидия түләнәчәк.  

 Өч яшьтән зуррак булган бияләр тоткан өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасы территориясендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт ярдәме чаралары турында” 2021 елның 15 июнендәге 452 номерлы карары нигезендә бер баш биягә 5 мең сум исәбеннән субсидия бирелә.

Документлар “Минем субсидияләр” («Мои субсидии») системасы аша электрон рәвештә алына. Мәгълүматны төгәллләштерү өчен элемтәләр: 8(843) 221-76-88 (8801).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев