Метеорологик станцияләр Казан, Чаллы һәм Түбән Кама агломерацияләрендә барлыкка киләчәк.
Татарстанда төбәк автомобиль юлларында бу ел ахырына кадәр тагын биш метеостанция урнаштырылачак. Бу хакта «Главтатдортранс» директорының эксплуатация буенча урынбасары — юлларны һәм күпер корылмаларын ремонтлау һәм карап тоту идарәсе башлыгы Зөлфәт Ханмурзин хәбәр итте.
Ханмурзин сүзләренә караганда, яңа станцияләр Казан, Чаллы һәм Түбән Кама агломерацияләрендә барлыкка киләчәк.
Нет комментариев