Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстан укучылары финанс грамоталылыгын онлайн-дәресләрдә өйрәнә алачак

2021 елның 21 гыйнварында мәктәп һәм көллият укучылары, шулай ук балалар йортларында һәм мәктәп-интернатларда тәрбияләнүчеләр өчен «финанс грамоталылыгының Онлайн-дәресләре» проектының язгы сессиясен башлап җибәрә.

Быел онлайн-дәрескә сыйныф составындагы белем бирү учреждениеләреннән генә түгел, ә өйдән дә кушылырга мөмкин булачак.
Тыңлаучылар Саклык, кредитлар һәм иминиятләштерү, бизнес өчен финанс инструментлары, салымнар һәм пенсия тупланмалары, шулай ук банк картасыннан ничек куркынычсыз файдалану һәм мошенникларга каршы тору турында беләчәкләр. Яңа расписаниедә инвестицион грамоталылык нигезләре буенча дәресләр дә бар, аларны биржа экспертлары үткәрәчәк.
19 тема буенча җиде модуль каралган. Һәр дәрес 45 минут дәвам итәчәк. Гибкий графигы онлайн-дәресләрне мәктәп расписаниесе челтәренә дә, өстәмә белем бирү программаларына да кертергә мөмкинлек бирәчәк.
Онлайн-дәреснең кызыклы темасын сайларга һәм проектта катнашуның барлык нечкәлекләрен түбәндәге адрес буенча белергә мөмкин: http://dni-fg.ru/ Фәрит Мөхәммәтшин:" Телебез яшәсә, без дә яшәрбез!"
Исегезгә төшерәбез, 2020 елда финанс грамоталылыгы буенча онлайн-дәресләрдә Татарстанның барлык мәктәпләре – 1,2 меңнән артык уку йорты катнашты. Бу күрсәткеч буенча республика Россиянең барлык төбәкләре арасында алдынгы урынны алды. Республика мәктәпләрендә карау саны 222 меңнән артып китте. Узган ел Азнакай, Буа, Чүпрәле, Балык Бистәсе һәм Сарман районнары аеруча актив булган-биредә 100% мәктәп онлайн – дәресләргә проект башыннан ук тоташкан.
 "Финанс грамоталылыгын арттыру буенча күп кенә онлайн-проектларны гамәлгә ашыра, шул исәптән үсеп килүче буын өчен дә. Дистанцион формат агымдагы вәзгыятьтә аеруча актуальлеккә ия булды һәм финанс культурасының нигезләрен иң ерак торак пунктларга җиткерергә мөмкинлек бирә. Без гражданнарның финанс грамоталылыгы мәсьәләләре белән кызыксынуның артуын күрәбез. Мәсәлән, күптән түгел бөтенроссия онлайн-зачетын республика халкы 90 меңнән артык тапкыр узган", - дип билгеләп үтә Россия Банкының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Марат Шәрифуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев