Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстан юлларын чистарту өчен 636 кар чистарту машинасы чыкты

Юлларда бозлавык саклана, урыны белән кар көртләре.

Татарстан юлларында 636 берәмлек кар чистарту техникасы эшли, шул исәптән 444 машина төбәк юлларында, дип хәбәр итә ТР Транспорт министрлыгы.

11 нче гыйнварда республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар, җил көньяк-көнбатыштан. Көндез бераз кар, төнлә аерым районнарда буран, - дип билгеләп үттеләр министрлыкта. - Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре саклана».

Үткән тәүлектә республика муниципалитетлары арасындагы маршрутларга 125 автобус чыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев