Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда Ачык инвестицион счетлар саны 100 меңнән артып китте

Шуны истә тотарга кирәк, инвестицияләрнең табышлылыгы гарантияләнмәгән, ә акча, банк кертеменнән аермалы буларак, дәүләт тарафыннан иминләштерелгән түгел.

Биржа кораллары белән операцияләр ясау өчен билгеләнгән шәхси инвестиция счетларына (ИИС) ия татарстанлылар саны агымдагы елның 1 апреленә 107,2 меңгә җиткән.

Ел башыннан мондый счетларның саны 12,2% ка арткан. Идел буе федераль округында татарстанлыларның ИИС өлеше 13,5% тәшкил итә.

«Без татарстанлыларның шәхси инвестицион счетларга карата кызыксынуының тотрыклы үсешен күзәтәбез. Традицион банк кертеме белән чагыштырганда ИИС күбрәк табыш китерергә мөмкин. Тик шуны аңларга кирәк: инвестицияләү куркынычларны күздә тота һәм бөтен кешегә дә туры килми: биржада акча эшләргә дә, акча югалтырга да мөмкин. Әгәр сез биржада мөстәкыйль сатарга уйласагыз, һичшиксез, укулар узыгыз", – дип киңәш итә Россия Банкының Идел-Нократ баш идарәсе Татарстан Республикасы буенча Милли банк бүлеге идарәчесе Марат Шәрифуллин.

Исегезгә төшерәбез, гражданин елына 1 млн.сум күләмендә взнос белән бер ИИС ачарга мөмкин. Моның өчен брокерга яки идарәче компаниягә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аларның лицензияләре бармы-юкмы икәнен Россия Банкы сайтының «Финанс оешмасын тикшерү» бүлегендә тикшерергә мөмкин.

ИИС хуҗасы физик затлар кеременә салым буенча ике тотып калынган акчаның берсенә: взноска (еллык взнос суммасының 13% ы, салымны кире кайтару 52 мең сумга җитәргә мөмкин) яки операцияләрдән керемгә (счетны ябганда Керем салымыннан азат ителә) хокук ала.

Теләсә нинди вычет алу өчен, ИИС кимендә өч ел гамәлдә булырга тиеш. Килешүне вакытыннан алда өзгән очракта инвестор салым тотып калынган акчаны алу хокукыннан мәхрүм ителә, ә элек алынган акчаны дәүләткә кайтарырга кирәк.

Шуны истә тотарга кирәк, инвестицияләрнең табышлылыгы гарантияләнмәгән, ә акча, банк кертеменнән аермалы буларак, дәүләт тарафыннан иминләштерелгән түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев