Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда ана капиталы алу өчен гаризадан башка гына 21 мең сертификат бирелгән

Республикада ана капиталы алу өчен 300 меңенче сертификат проактив режимда рәсмиләштерелгән.

Татарстанда узган елның апрель аеннан ана (гаилә) капиталы алу өчен проактив режимда 21 мең сертификат бирелгән.

Бүген РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе урынбасары Елена Полякова социаль челтәрдә оештырылган туры эфир барышында хәбәр иткәнчә, 2020 елның апрель уртасыннан ЗАГС бердәм дәүләт реестры мәгълүмати системасы белешмәләре буенча сертификатларны проактив режимда бирергә керешкәннәр.

«Барлыгы 21 мең сертификат тапшырылды, әлеге күрсәткеч 15 апрельдән бирле ЗАГС бердәм дәүләт реестрына килгән барлык мәгълүматларның 97 процентын тәшкил итә», — диде спикер.

Узган ел республика өчен рекордлы булган — Россия Пенсия фонды хезмәткәрләре 300 меңенче сертификат тапшырган. Ул шулай ук автомат рәвештә рәсмиләштерелгән.

Гамәлдәге закон нигезендә ана капиталы акчасыннан файдалану өчен биш юнәлеш каралган. Торак шартларын яхшырту республикада әле һаман да иң популяр юнәлеш булып кала.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/22-01-2021/tatarstanda-ana-kapitaly-alu-chen-garizadan-bashka-gyna-21-me-sertifikat-birelg-n-5800928

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев