Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда җаваплылыкка тартылган үсмерләр саны арткан

Татарстанда наркотикларга бәйле җинаять кылуда гаепләнеп, җаваплылыкка тартылган үсмерләр саны арткан. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр иткәннәр.

Әйтүләренә караганда, үсмерләрне тиз һәм җиңел акча эшләү белән кызыктырып, җинаять юлына бастыралар. Наркотик бизнесы белән шөгыльләнүчеләр порошок тутырылган пакет тараткан өчен җаваплылыктан качып котылырга вәгъдә итсә дә, мондый кыңгыр эшкә каршы көрәш алымнары билгеле, ди хокук саклаучылар. 2023 ел йомгаклары буенча Татарстанда мондый җинаятьләр саны 42,7 процентка (82дән 117гә) арткан. Җинаять кылуда 38 үсмер катнашкан. Бу ел башыннан бирле генә дә хокук саклаучылар балигъ булмаган 20 үсмер катнашындагы шундый 71 очракны тикшергән.
Ватаным Татарстан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев