Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда азык-төлек товарларына бәяләр ун айда 7,3 процентка арткан

Төбәктә азык-төлек товарларына бәяләр ун ай эчендә 7,3 процентка, азык-төлек булмаган товарларга 7,6 процентка артты, хезмәт күрсәтүгә бәяләр индексы 103,5 процент тәшкил итте.

2021 елның октябрендә республикада товарларга һәм хезмәт күрсәтүләргә куллану бәяләре һәм тарифлар индексы узган елның декабренә карата 106,5 процент тәшкил итте. Бу хакта Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органында (Татарстанстат) белешмәләре дәлилли.

Сайтта хәбәр ителгәнчә, төбәктә азык-төлек товарларына бәяләр ун ай эчендә 7,3 процентка, азык-төлек булмаган товарларга 7,6 процентка артты, хезмәт күрсәтүгә бәяләр индексы 103,5 процент тәшкил итте.

Шул ук вакытта республика предприятиеләрендә һәм оешмаларында уртача айлык хезмәт хакы 2021 елның гыйнвар-сентябрь айларында узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 5,4 процентка арткан.

Моннан тыш, ноябрь башына Татарстанда хезмәт хакы буенча бурычлар суммасы 48,3 млн тәшкил иткән, бу узган елның ноябрь башына караганда 1,9 млн сумга кимрәк.

Иң зур үзгәреш төбәкнең эшсез гражданнарына кагыла, ул 2020 елның октябрь ахырына 68,4 мең кеше тәшкил итә. 2021 елның шул ук чорында бу сан 4,6 тапкыр кимрәк һәм 14,8 мең граждан исәпләнә.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/business/07-12-2021/tatarstanda-azyk-t-lek-tovarlaryna-b-yal-r-un-ayda-7-3-protsentka-artkan-5844629

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев