Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда бал кортлары күпләп үлгән

Татарстанның Әлмәт районы Кузайкино авылы янында бал кортлары күпләп үлгән.

Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре химикатлар белән эшкәртелгән рапс һәм люцерна кырларыннан тикшерү өчен үрнәкләр алган, дип хәбәр итә ведомство. РИА Новости шул турыда яза.

«Әлмәт районының Кузайкино авылы янында җир күзәтчелеге бүлеге инспекторлары күчмә тикшерү оештырды. Алар бал кортлары күпләп үлү фактын тикшерде. Күчмә утырыш  химик матдәләр белән эшкәртелгән рапс һәм люцерна басуларында узды», – диелә хәбәрдә.

Белгечләр Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсе вәкаләтләре кысаларында пестицид матдәләренең калган күләмен билгеләү өчен үсемлекләрдән үрнәкләр алды, бу авыл хуҗалыгы предприятиесенең пестицидлар куллану регламентларын үтәлешен ачыкларга мөмкинлек бирәчәк.

Моннан тыш, «Союз Агро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять җитәкчелеге белән пестицидлар һәм агрохимикатлар белән куркынычсыз эш итү буенча профилактик әңгәмә үткәрелде.

Бу очрак – җәй башыннан бирле Татарстанда бал кортлары күпләп үлүнең өченчесе. Элегрәк мондый хәл республиканың Зәй һәм Түбән Кама районнарында рапс басуларын эшкәрткәннән соң күзәтелгән иде, диелә хәбәрдә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев