Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда бер атнада кешеләрнең банк хисабыннан якынча 20 млн сум урлыйлар

2020 елда полиция хезмәткәрләре дистанцион караклык белән шөгыльләнүче 713 җинаятьчене тоткарлаган.

Татарстанда атна саен гражданнарның банк хисабыннан һәм интернет аша кылган җинаятьләрдә якынча 20 миллион сум акча урлыйлар.

«Банк счетларыннан һәм интернет аша кылган караклыкны хәл итү мәсьәләсе бар әле. Татарстанда мондый җинаятьләрдә атнасына якынча 20 млн сум акча урлыйлар, 30 кеше зыян күрә», — диде Татарстан буенча Эчке эшләр министры Артем Хохорин министрлыкның еллык коллегиясендә.

Аның сүзләренчә, узган елда хокук саклау органы хезмәткәрләре дистанцион караклык өчен 713 кешене тоткарлаган. Бу 2019 ел белән чагыштырганда 1,5 тапкыр күбрәк.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/28-01-2021/tatarstanda-ber-atnada-keshel-rne-bank-hisabynnan-yakyncha-20-mln-sum-urlyylar-5802154

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X