Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда богомолларның ябырылуы ни белән аңлатыла?

Казанда яшәүчеләр соңгы вакытта еш кына богомолларга тап була башладылар

Аны бу җәйдә бөтен җирдә диярлек очратырга мөмкин иде: шәһәр мохитендә, дача кишәрлекләрендә, яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчаларында. Казанлыларны һәм Татарстанның башка шәһәрләрендә һәм районнарында яшәүчеләрне бер сорау борчый: республикада бу төр бөҗәкләрнең ябырылуы ни белән аңлатыла, алар нинди зыян яки файда китерә? «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь ЗАНИНА шул хакта сөйли.

Татарстанда богомол бөтен җирдә таралган, әмма күптән түгел генә әле бу бөҗәкләрнең саны бик күп түгел иде, шуңа күрә дә богомол безнең республикада сирәк очрады. Ә соңгы елларда климат җылыну аркасында бу ерткыч бөҗәкләрнең саны арту күзәтелә.

Гадәти богомол ерткыч бөҗәкләргә керә. Богомолның үзенчәлекле билгесе – алгы аякларында табышны эләктереп алу өчен хезмәт итүче чәнечкеләре бар. Башы бик хәрәкәтчән, ул үзенең аркасына да борылып карый ала, казналыгы нык. Богомолларның личинкалары (аларны нимфалар дип тә атыйлар) олы бөҗәкләргә охшаган, тик канатлары гына юк. Кайбер богомолларның нимфалары ояларда яши һәм кырмыскалар кебек маскировкаланалар. Богомоллар дүрт айга якын яшиләр.

Богомол, үз корбанын көткәндә, алгы аякларын яшереп, тынып кала. Бу позада ул купмедер дәрәҗәдә гыйбадәт кылучы кешене хәтерләтә, шуңа күрә аны «богомол» дип атаганнар да. Богомоллар коңгызлар, кандалалар, төрле күбәләк кортлары (гусеницалар), чебеннәр, үрмәкүчләр, саранчалар, күбәләкләр белән тукланалар, ягъни безнең авыл хуҗалыгы культураларының корткычларын ашыйлар. Аларны ашап, богомоллар игенчеләргә булышалар. Әмма бөҗәкләрнең файдалы төрләре дә, мәсәлән, бал кортлары, комсыз богомоллар корбаны булалар.

Табигатьтә тагын богомолларның тропик төрләре дә бар, аларның озынлыгы хәтта уч табаны озынлыгында була. Алар чикерткәләр һәм күбәләкләр белән генә түгел, еланнар, бакалар һәм хәтта вак кошлар белән дә тукланалар. Безнең илдә аларның андый төрләре юк.

Богомолларның төсләре яшелдән көрән төскә кадәр була. Гадәттә, богомолны табигатьтә эзләп табу шактый кыен, гәүдәсенең төсе аны үлән арасында күренмәслек итә. Бу бөҗәк, корбанын сагалап торып, бик озакка хәрәкәтсез калырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев