Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда экодиктант язу өчен мәйданчыклар саны ике тапкырга арткан

Югары уку йортлары студентлары онлайн-форматта Экологик диктант язачаклар.

Татарстанда быел Бөтенроссия экологик диктант язу өчен мәйданчыклар саны ике тапкырга диярлек арткан. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

"Экодикантта катнашучылар һәм аны үткәрү өчен мәйданчыклар саны елдан-ел арта. 2019 ел белән чагыштырганда, быел катнашучылар саны ике тапкыр арткан, мәйданчыклар саны 243 тән 502 гә кадәр арткан. Барлык катнашучылар арасында да мәктәп укучылары, педагоглар һәм студентлар зур активлык күрсәтә», — дип сөйләде Мәгариф һәм фән министры.


Министр сүзләренчә, акциядә катнашырга теләгән татарстанлылар өчен 15 ноябрьдә өстәмә белем бирү учреждениеләре базасында 21 ачык офлайн-мәйданчык эшләячәк, шул исәптән биш мәйданчык — Казанда. "Якындагы ачык мәйданчыкның адресын экодиктант сайтында белергә мөмкин.рус Республика олимпиада үзәге порталында " » - дип билгеләп үтте ул.

Һадиуллин 16 ноябрьдә диктант 502 ябык офлайн-мәйданчыкта узачак, дип өстәде. "447 мәйданчык мәктәпләр базасында, сигезе — көллият һәм техникумнарда, 46сы — Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, Урман хуҗалыгы министрлыгы, Биологик ресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты, шулай ук башка ведомстволар һәм иҗтимагый оешмалар базасында оештырылачак", - дип дәвам итте ул.

Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы вуз студентлары онлайн форматында экодиктант узачак, дип ачыклык кертте.

Узган ел экодиктта республиканың 35 муниципаль берәмлегеннән 12-16 яшьлек 6 454 укучы катнашты. Диктант нәтиҗәләре буенча ике җиңүче һәм җиде призер билгеләнде.

Бөтен Россия буенча 15-16 ноябрьдә Бөтенроссия экологик диктанты узачак. Бу акциягә 2017 елда — Экология елында Старт бирелде. Быел экодиктант Бөтендөнья калдыкларны икенчел эшкәртү көненә багышланган.

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/science/12-11-2020/kolichestvo-ploschadok-dlya-napisaniya-ekodiktanta-v-tatarstane-uvelichili-v-dva-raza-5784907

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев